Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балыкбистәлеләр Татарстанда җитештерелгән продукциягә күбрәк өстенлек бирәләр

    Республикада "Татарстанныкын сатып ал" акциясе бара. Бу уңайдан мин райондашларга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем. Кайсы ил продукциясен куллана икән алар? Шуңа җавап эзләдем.

    Ләйсән Хәлиуллина:
    -Үзебездә җитештерелгән сөт ризыклары бик ошый. Катнашмаларсыз сыйфатлы алар. Кулланучылар өчен тырышкан җитештерүчеләргә рәхмәт.
    Фаил Мижаев:
    -Дөресен генә әйткәндә, кайда җитештерелгәненә игътибар итмим. Бәлки дөрес тә эшләмимдер. Акция башланганын ишеткәч, мин игътибарлырак була башладым. Конкурста җиңеп, бүләк аласым килә.
    Рания Каримова:
    -Чит ил продукциясе турында берничә сүз әйтим әле. Танышымның тәкъдим итүе буенча 600 сумга крем алдым. Сөрткәннән соң битем кызарып чыкты. Шуннан соң чит ил әйберләрен кулланмый башладым.
    Наталья Васильева:
    -Һәркем безнеке белән чит ил әйберләрен чагыштыра. Безнең итләр тәмлерәк. Татарстанда терлекчелек югары дәрәҗәдә куелган. Ә сөт ризыклары ничек әйбәт-табигый. Бездә халык намус белән эшли, шуңа күрә ризыклар сыйфатлы, тәмле дә. Чит ил тавыкларын ашарлык та түгел.
    Сораштырулардан күренгәнчә, Татарстанда җитештерелгән продукция күбрәк өстенлек иткәненә төшендем.
    Алия Хәбибуллина.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: