Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Бала гаиләдә тәрбияләнергә тиеш

    Һәр баланың ата-анасы булырга тиеш. Берәр төрле сәбәп белән балалар үз ата-аналарыннан мәхрүм калсалар да, гаиләдә тәрбияләнсәләр әйбәт инде. Иң мөһиме, балага анда яхшы булырга тиеш. Балаларның киләчәге турында кайгыртучы белгечләр, район җитәкчелеге менә шушы хакыйкатьне күз алдында тоталар. Бу хакта без район башкарма комитетының опека һәм попечительлек буенча баш...

    Һәр баланың ата-анасы булырга тиеш. Берәр төрле сәбәп белән балалар үз ата-аналарыннан мәхрүм калсалар да, гаиләдә тәрбияләнсәләр әйбәт инде. Иң мөһиме, балага анда яхшы булырга тиеш. Балаларның киләчәге турында кайгыртучы белгечләр, район җитәкчелеге менә шушы хакыйкатьне күз алдында тоталар. Бу хакта без район башкарма комитетының опека һәм попечительлек буенча баш белгече А.Вафина белән әңгәмә кордык.
    -Айгөл Камиловна, сезнең бүлекчә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар проблемасын хәл итү юнәлешендә нинди эшчәнлек алып бара?
    -Безнең бүлек инвалид балалар, ятим балалар, ата-аналар тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны яклау буенча максатчан эш алып бара. Бүгенге көндә районда 98 ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган бала исәпләнә. Аларның 61 е түләүле нигездә опека астында тәрбияләнәләр. Ә 37 бала туганнары (түләүсез нигездә) тәрбиясендә үсәләр. Бу гаиләләр безнең даими игътибар, контроль астында тотылалар. Балаларның күпчелеге үзебезнең райондагы гаиләләрдә тәрбияләнәләр. Түләүле нигездә опекунлык вазыйфаларын башкаручылар балаларга пособие һәм хезмәт хакы алалар. Педагогик яки медицина белеме булганнарга 50 процент өстәмә түләнә. Инвалид балалар тәрбияләүчеләр 30 процент өстәмә алалар. Ә опекун-туганнарга пособие генә бирелә.
    Узган ел тагын шундый 4 бала ачыкланды. Алар барысы да гаиләләргә урнаштырылдылар. Балигъ булмаганнарны тиз арада урнаштыру мәсьәләсен хәл итү өчен мәгариф учреждениеләре, социаль яклау бүлеге һәм полиция белән тыгыз элемтәдә торабыз.
    -Ә балалар нинди сәбәпләрдән ятим калалар соң?
    -Аның сәбәпләре төрле инде. Аат-аналар вафат булу очраклары да бар. Әмма, нигездә, балалар исән ата-аналары була торып ятимлектә яшәргә мәҗбүрләр. Кайберәүләр балаларын ташлап китәләр. Ә икенчеләрен ата-ана хокукыннан мәхрүм итәргә яки хокукларыннан чикләргә туры килә. Узган ел, мәсәлән, 4 ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителделәр.
    -Күргәнебезчә, безнең районда балаларны тәрбиягә алучылар күп икән. Бу куанычлы күренеш, әлбәттә. Ә балаларны тәрбиягә алу тәртибе ничек соң?
    -Балык бистәсе муниципаль районында опекунлыкка кандидатларның мәгълүмат банкы төзелгән. Әлеге банкка исәпкә кую өчен иң элек һәр кеше белән әңгәмә уздырабыз. Аңа хокукларын һәм бурычларын аңлатабыз. Аннары документлар җыю башлана. Кандидатларның торак-көнкүреш шартлары тикшерелә. Алар балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссия утырышына чакырылалар. Булачак опекуннар республика мәшгульлек үзәгендәге асрамага бала алучы ата-аналар мәктәбендә укыйлар. Кыскасы, кандидатлар бик җентекләп сайлана. Бүгенге көндә безнең районда 7 бала уллыкка, кызлыкка алынды. Безнең районда игелекле кешеләр күп шул. Без алар белән очрашуга шатбыз. Чит балалар була алмый, алар барысы да безнекеләр. Аларның язмышы өчен дәүләт кенә түгел, ә бәлки тулаем җәмгыять һәм һәр кеше җаваплылык тоярга тиеш.
    Форсаттан файдаланып балыкбистәлеләргә ата-анасы тәрбиясеннән мәхрүм калган 12 яшьлек Андрейны гаиләгә урнаштыруда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итәм. Бәлки аны кем дә булса тәрбиягә алырга теләк белдерер. Тәкъдимнәр булса, безнең бүлеккә 2-22-04 телефоны аша мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: