Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • “23 февраль–Ватанны саклаучылар көне”нә дә санаулы көннәр генә калды

    Берничә ай дәвамында хатын-кызларыбыз үзләренең икенче яртыларына, саклаучыларына бүләк сайлый башлыйлар.

    Без дистә еллар буена бу бәйрәмне билгеләп үтәбез. Кайберәүләр өчен бу көн армиядә, яки көч структураларында хезмәт иткән ирләр көне буларак бәйрәм ителә. Икенчеләр бу көнне чын ирләр көне итеп саный.

    "Чын ир нинди була ул?" Шәхсән минем өчен "Чын ир" иң элек саклаучы һәм яклаучы кеше. Ул хатын-кызга карата кылган гамәлләре белән матур.Кесә калынлыгы түгел, ә күңел байлыгы кирәк. Элек хезмәт иткән егет абруйлы саналган. Ә бүген алар бу турыда нинди фикер йөртәләр? Шул хакта мин яшь буынга берничә сорау белән мөрәңәгать иттем. "Армия сафларында хезмәт итәргә телисеңме? Ни өчен?",-дигән сорауларны бирдем аларга.

    Рәмис Шәрипов:

    -Тиздән мине чакырачаклар, вакыт үтү белән миндә теләк барлыкка килер.

    Дмитрий Зиновьев:

    -Мин анда баруны вакыт үткәрү дип кенә уйлыйм.

    Рамил Вәлиуллин:

    -Уйласаң-уйламасаң да армиягә барырга туры киләчәк, ул минем гражданлык бурычым.

    Руслан Мифтахов

    -Әйе, мин армиягә барырга телим, чөнки ул Ватан алдындагы бурычым.

    Михаил Маслаков:

    -Армиягә барырга телим, чын егет Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә тиеш. Сәламәтлегем анда барырга яраклы булмаса да, Туган илемне сакларга барачакмын.

    Хәзерге вакытта хезмәт итүчеләрдән дә "Армия сафларында булу сиңа ошыймы? Барганыңа үкенмисеңме?" дип сорадым.

    Олег Тихонов:

    -Монда ошарга мөмкин түгел, ияләшәсең генә. Дөньяга башкача карый башлыйсың. Минемчә, армия ирләр холкын тәрбияли. Авырлыкларны җиңәргә өйрәнәсең, үзеңдә ихтыяр көче тәрбиялисең.

    Бу сроауны хезмәт итеп кайтканнарга да бирдем.

    Тимур Фәйзерахманов:

    -Армиягә барып кайтуыма бер дә үкенмим. Ул мине күп нәрсәләргә өйрәтте, дөньяга икенче күз белән карый башладым.

    Марат Вәлиев:

    -Армиядә бик яхшы булды. Истә калырлык бик күп мизгелләр булды. Якыннарымның кадерен белергә өйрәндем.

    Алия Хәбибуллина.

    Фото: http://pinster.ru/image/1339/с-днем-защитника-отечества

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: