Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

ТӨзибез, димәк яңарабыз, үсәбез...

Бик борынгы һөнәрләрнең берсе булган төзү эше хәзер заманча төс алды. Алар инде үз гамәлләрен соңгы заман таләпләре югарылыгында матур, чыдамлы һәм нык итеп башкаралар. Тормыш кануннарын истә тотып бизәүдә дә күркәм үзгәрешләр сизелә. Соңгы елларда районыбызда киң күләмле төзү-монтаж эшләре алып барыла. Бу эштә башлап йөрүчеләрнең берсе булган район...

-Рәүф Ногманович, бүген район үзәге генә түгел, авылларыбыз да күзгә күренеп матурая, заманча төс ала. Бу авыр, катлаулы һәм җаваплы эштә сез кайсы төзелеш оешмасын уңай яктан телгә алыр идегез?
-Аз гына алга китеп шуны әйтәсем килә. Район башлыгыбыз Илһам Валеевның Рәсәй һәм республика күләмендә бер генә проектны да читтә калдырмавы куанычлы хәл. Соңгы елларда районыбызга берәр миллиард сумлык инвестицияләр кертелүе шуның ачык мисалы. Бу хәтле зур күләмле эш башкару хакында бик күп район җитәкчеләре хыялланалар гына. Ә инде конкрет соравыгызга килгәндә, андый оешмалар бездә бик күп. Барысы да зур сынаулар үттеләр. Күбесе шактый авыр һәм гаять катлаулы тоелган эшләрне уңышлы башкарып чыгып, халкыбыз арасында зур танылу алды. Шуңа иң җаваплы төзү-монтаж эшләрен без күбрәк Фәрхулла Заһидуллин җитәкләгән "Строитель-5", Рәмис Гаянов кул астында эшләүче "Универсалстрой", Камил Шәрифуллинның "Радуга", Габделхан Имамиев җитәкчелегендәге "Строймонтаж" һәм башка шундый дәрәҗәле төзелеш оешмаларына йөкләргә тырышабыз.
-Бүгенгесе көннең хәлиткеч мөһим төзү эшләре итеп кайсы объектны атар идегез?
-Дөресен әйткәндә, аларның һәркайсы әһәмиятле. Чөнки һәр оешма җәйге матур, җылы көннән файдаланып эшне озакка сузмыйча вакытында тәмамлау өчен тырыша. Шулай да бүген без мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонт барышын көндәлек игътибарда тотарга тырышабыз. Вакыт аз калып бара, ә башкарасы эшләр әле шактый. Бу нияттән, "Строитель-5" төзү оешмасы күпләргә үрнәк. Чөнки алар бер үк вакытта районның төрле участокларында урнашкан Олы Елга һәм Биектау мәктәпләрендә киң күләмле эшләр алып баралар. Аларның үз алларына куелган бурычны вакытында башкарып чыгачагына ышаныч зур. Шулай ук без быел республика көне уңаеннан 3 күп фатирлы йортка капиталь ремонтны, Ямаш авылында 200 урынга исәпләнгән Мәдәният йортын һәм район үзәгендәге юлларның бер өлешен 30 августка төгәлләргә исәп итәбез.
(Тулырак газетадан укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев