Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Тагын пенсияләр хакында

Иртәме, соңмы һәр беребезне пенсиягә кагылышлы мәсьәләләр борчый башлый инде. Газета укучыларыбызның сорауларына РФ Пенсия фондының Балык бистәсе районындагы идарәсе начальнигы Минзия Усман кызы Валеева җавап бирә.

-Элек пенсия күбрәк чыксын өчен өзлексез стаж булу кирәк иде. Хәзер стажның өзлексезлеге әһәмияткә ияме?
И. Гәрәев.

- Хәзер стажның өзексезлеге андый әһәмияткә ия түгел. Әмма картлык буенча хезмәт пенсиясе алу өчен сезнең хезмәт хакыгыздан мәҗбүри пенсия страхованиесе системасына акча күчерелгән иминият стажы 5 елдан да ким булмаска тиеш. Ә пенсиянең күләме сезнең гомер дәвамында кергән страховой взнослар суммасына бәйле. Булачак пенсия мөмкин кадәр югары булсын өчен параллель рәвештә дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары тәкъдим итә торган программаларда катнашырга мөмкин. Шулай ук пенсияне дәүләт софинанслау программасы да бар. Ел саен булачак пенсиягез фондына 12000сум акча күчереп барсагыз, взносыгызга дәүләт тарафыннан 100 процент табыш өстәлә.

-Пенсия яшенә җитмичә вафат булган әтиемнең пенсия тупланмасын ничек алырга?
М. И. Иванов.

- Хокукы булган варис пенсия тупланмасы средстволарын алу турында гариза белән ПФРның тору урыны буенча идарәсенә иминиятләштерелгән зат вафатыннан соң 6 ай дәвамында мөрәҗәгать итә ала. Моның өчен түбәндәге документларны алып килергә кирәк:
-пенсия тупланмасын алырга мөрәҗәгать итүченең паспорты (төп нөсхә һәм күчермәсе);
-вафат булган кеше белән туганлыкны раслаучы документлар (төп нөсхә һәм күчермәсе);
-иминиятләштерелгән затның үлеме турында белешмә (төп нөсхә һәм күчермәсе);
-вафат булган кешенең иминият белешмәсе яки аның шәхси иминият счеты күрсәтелгән ПФР ның территориаль органы биргән башка документлар (төп нөсхә һәм күчермәсе);
-кредит учреждениесендәге исәп-хисап счеты.
Әгәр варис ниндидер сәбәпләр аркасында 6 ай срок эчендә пенсия тупланмасы средстволарын алу турында гариза белән ПФРның тору урыны буенча идарәсенә мөрәҗәгать итмәсә, срокны суд аша торгызырга мөмкин.

-Мин тиздән пенсиягә чыгам. 2009 елның гыйнвар аеннан софинанслау программасына кердем. Әмма пенсия тупланмаларын формалаштыруда дәүләт ярдәмен алу хокукы иминиятләштерелгән зат Программага 2008 елның 1 октябреннән 2013 елның 1 октябренә кадәр кереп взносларны 2013 елдан да соңга калмыйча түләсә генә бирелә дип ишеттем. Ә программа буенча 10ел дәвамында түләргә мөмкин бит. Аңлатма бирүегезне сорыйм.
-"Хезмәт пенсияләренең тупланма өлешенә өстәмә иминият взнослары һәм пенсия тупланмаларын формалаштыруда дәүләт ярдәме турында"гы Федераль закон нигезендә, дәүләт софинанслау программасына керү турында гаризалар 2008 елның 1 октябреннән 2013 елның 1 октябренә кадәр кабул ителәләр. Аның гамәлдә булу срогы 10 ел, ягъни сез программага 2011 елның 1 гыйнварында кергәнсез икән 10 ел дәвамында, 2021 елның 1 гыйнварына кадәр пенсиягезнең тупланма өлешенә ирекле взнослар кертергә хокукыгыз бар. Взносларның күләмен сез үзегез билгели аласыз. Шулай ук түләүләрне үзегез теләгән вакытта туктата да яңадан башлый да аласыз.
-Шәхси эшмәкәр буларак 20 апрельдә теркәлдем, эшчәнлеккә патентны 16 июньдә алдым. Пенсия фондына түләүләрне кайсы датадан түли башларга?
-"РФ Пенсия фондына, РФ социаль иминият фондына, федераль мәжбүри медицина иминияте фондына, территориаль мәжбүри медицина иминияте фондларына имнният взнослары турында"гы Федераль закон нигезендә түләүләр МРИ ФНС та теркәлгән көннән, ягъни 20 апрельдән башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев