Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Заман технологияләре– көн таләбе

Һәр уку елы алдыннан районыбызның мәгариф хезмәткәрләре традицион август киңәшмәсенә җыелалар. Анда педагогларыбыз узган елгы эшчәнлекләренә йомгак ясыйлар, проблемаларны уртага салып сөйләшәләр. Киләсе уку елына алгарышлы юнәлешләрне билгелиләр. Болар хакында район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков белән әңгәмә кордык.

-Илсур Мансурович, быелгы уку елында район мәгарифе, укытучылар, тәрбиячеләр алдында нинди бурычлар, таләпләр куела?
-Быелгы август киңәшмәсенең төп темасы: "Балык бистәсе мәгариф системасында заманча технологияләр" дип атала. Безнең республикада региональ гомуми белем бирү системасын модернизацияләү буенча федераль проект актив рәвештә тормышка ашырыла. Региональ һәм муниципаль дәрәҗәләрдә мәгариф системасын үстерүгә һәм камилләштерүгә юнәлтелгән мөһим кануннар, программалар, карарлар кабул ителә. Укытучыларга, тәрбиячеләргә дә үз эшләрен шул нигезендә оештырырга кирәк булачак инде.
-Төп белем бирү системасының яңарышлы нәтиҗәлелеге күп очракта мәктәпкәчә белем бирү һәм башлангыч мәктәп эшчәнлегенә бәйле бит.
-Сүз дә юк, шуңа да сыйфатлы мәктәпкәчә белем бирү күз уңында тотыла, беренчел дәрәҗәдәге бурыч булып кала. Районда 22 мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениесе исәпләнә. Аларга 870 бала йөри. Мәктәпкәчә белем бирү 53 процентны колачлый. Бүгенге көндә баланы мәктәпкәчә учреждениегә чиратка кую тәртибе гадиләштерелде. Бердәм электрон база гамәлгә кертелде. Балык бистәсе муниципаль район башкарма комитеты карары белән мәктәпкәчә белем бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламенты расланды. 2012 елның 1 мартыннан Олы Елга авылының "Умырзая" балалар бакчасында балаларга ТРның ике дәүләт телен өйрәтү буенча яңа укыту-методик комплекты сыналды. 2012-2013 уку елында бу комплектлар районның барлык мәктәпкәчә учреждениеләренә кертелде. Узган уку елында Балык бистәсе "Березка" балалар бакчасы "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" конкурсының республика этабында катнашты. Барлык мәктәпкәчә яшьтәге балаларга мәктәп алды белеме бирелә.
Гомум урта белемгә старт буларак, башлангыч мәктәп игътибар үзәгендә. Шуңа да "Безнең яңа мәктәп" милли-мәгариф инициативасы һәм мәгарифне үстерү стратегиясенең төп юнәлешләре буларак, яңа буын гомуми белем федераль дәүләт стандартларын этаплап кертү тормышка ашырыла.
-Мәктәпләрдә белем бирү дәрәҗәсен бердәм дәүләт имтиханнары ачык күрсәтә инде. Быел аның йомгаклары куандырдымы?
-Әйе, БДИ-мәгарифне модернизацияләүнең нәтиҗәле формасы. Ул белем сыйфатын объектив бәяләргә мөмкинлек бирә. Чыгарылыш сыйныф укучыларын аттестацияләү БДИ формасында 14 предмет буенча оештырылды. Барлыгы 190 кеше дәүләт йомгаклау аттестациясен уздылар. Шуларның 173 е агымдагы елда мәктәпне тәмамлаучылар. Рус теле буенча уртача нәтиҗәләр-62,66 балл (2012 елда-59,1), математика буенча-51,56 балл (45) булды. Кызганычка каршы бу уртача республика күрсәткечләреннән түбәнрәк. Ә менә әдәбият, география һәм инглиз теле буенча район укучылары республика күрсәткечләреннән югарырак нәтиҗәләргә ирештеләр.
(Тулырак газетадан укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев