Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Законсыз эшмәкәрлек өчен җаваплылык

"Законсыз эшмәкәрлек өчен нинди җаваплылык каралган?" А.Алешина.

Бу сорауга өлкән дәүләт салым инспекторы Дмитрий Каргин җавап бирә.
-Гамәлдәге законнар буенча физик затлар эшмәкәрлек белән теркәлү узгач кына шөгыльләнә башлый алалар. Дәүләт теркәлүе турында таныклык эшмәкәрнең теркәлүен раслаучы бердәнбер документ.
РФ ГКның 23 маддәсе нигезендә шәхси эшмәкәр крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе юридик зат булып теркәлгәч кенә эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә ярый.
Ә менә законсыз эшмәкәрлек белән шөгыльләнү хокук тәртибен бозу булып санала. Һәм моның өчен физик зат административ яки җинаять җаваплылыгына тартыла. Бу җаваплылык законсыз эшмәкәр эшчәнлегенең җәмгыятькә куркынычы, гражданнарга, оешмаларга яки дәүләткә китерелгән зыян күләменә бәйле. Шулай ук мәҗбүри рәвештә салым җаваплылыгы да каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев