Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Законга каршы түгелме?

"Эре сәүдә нокталары белән чагыштырганда базардан алган товарны кире тапшырып булмый дип ишеттем. Товарны тапшыргач акчасын тулысынча бирергә тиешләрме? Шулар хакында аңлатма бирсәгез иде. М.Шакирова. Балык бистәсе." Бу сорауга район кулланучылар оешмасы белгече Зөлфия Вәлиәхмәтова безгә түбәндәге җавапны юллады. -Сезгә дөрес мәгълүмат бирмәгәннәр. Кибеттән яисә базардан товар алганда закон нигезендә...

"Эре сәүдә нокталары белән чагыштырганда базардан алган товарны кире тапшырып булмый дип ишеттем. Товарны тапшыргач акчасын тулысынча бирергә тиешләрме? Шулар хакында аңлатма бирсәгез иде.
М.Шакирова.
Балык бистәсе."
Бу сорауга район кулланучылар оешмасы белгече Зөлфия Вәлиәхмәтова безгә түбәндәге җавапны юллады.
-Сезгә дөрес мәгълүмат бирмәгәннәр. Кибеттән яисә базардан товар алганда закон нигезендә һәркемгә чек бирергә тиешләр. Ә анда товарның исеме, эшмәкәр хакында тулы мәгълүматлар язылган була. Кулыгызда алган товарга чек булмаса, бер дә борчылырга кирәкми. Закон нигезендә сез үзегез белән ике шаһит алып килеп үз хокукыгызны исбатлый аласыз. Шуңа базарлардан товар алганда документ сорарга кирәк.
Аңлавымча, сыйфатсыз товарны кире тапшырганда аны күпмедер вакыт файдаландыгыз, ул үз торышын югалтты, дигән сәбәпләр белән акчасын тулысынча кире кайтарудан баш тарталар. Мондый вакытта сезгә закон ярдәмгә килә. Аның нигезендә кулланучыга товарның тулы бәясеннән тыш, аны өйгә алып кайту, экспертиза үткәрү, төзек булмаганны ремонтлау өчен тотылган чыгымнарны да сезгә кире кайтарырга бурычлылар. Үтенечегезне канәгатьләндермәсәләр, безгә килегез, булышырбыз.
фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев