Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Янгын сакланышны бәйсез бәяләү нәрсә ул?

Россиядә янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә сакланышны бәяләү буенча бәйсез система оештырылу турында ишеткән идек. Аның асылы нәрсәдә? Р.Габдуллов, эшмәкәр

Әлеге сорауга район янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Андрей Мишин җавап бирә:

- Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан объектларның янгынга каршы сакланышын бәяләү буенча бәйсез система булдыру концепциясе эшләнде һәм хупланды. Бу дәүләт янгын күзәтчелеге инспекциясе тикшерүләренә альтернатива булып тора. Янгын куркынычсызлыгы аудиты яки янгыннардан сакланышны бәйсез бәяләү-объектның янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килүен раслауның ирекле формасы.

Хәзер объект хуҗасының, җитәкчесенең сайлау мөмкинлеге бар: дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторы килеп тикшергәнне көтәргә яки аккредитацияләнгән эксперт оешмасына мөрәҗәгать итеп бәйсез эксперттан объектның янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алырга.

Янгын куркынычсызлыгын бәйсез бәяләү түбәндәгеләрне үз эченә ала: объектның янгын куркынычсызлыгын характерлаучы документларны анализлау, янгын чыгу ихтималларын ачыклау, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килү турында нәтиҗә чыгару.

Янгын куркынычсызлыгын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре йомгаклау рәвешендә рәсмиләштерелә һәм объект хуҗасына, шулай ук биш көн эчендә дәүләт янгын күзәтчелегенең территориаль органына җибәрелә. Бу планлы тикшерүне өч елга кичектерү мөмкинлеген бирә. Янгын куркынычсызлыгын бәяләүче оешманың аккредитациясе-янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә лицензиясе булырга тиеш.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев