Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Укучыларга эш тәкъдим ителде

Район халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Рәсимә Гарифуллина күптән түгел Юлсубино мәктәбендә укучылар белән һөнәри юнәлеш бирү буенча очрашу үткәрде. Ул 9 сыйныфны тәмамлаучы укучыларның уй-теләкләре белән кызыксынды. Балалар да үзләренең хыяллары белән уртаклаштылар. Араларында укуларын Күгәрчен мәктәбендә дәвам итүчеләр, район Агротехникум һәм шәһәр көллиятләренә барырга теләүчеләр дә...

Район халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Рәсимә Гарифуллина күптән түгел Юлсубино мәктәбендә укучылар белән һөнәри юнәлеш бирү буенча очрашу үткәрде.
Ул 9 сыйныфны тәмамлаучы укучыларның уй-теләкләре белән кызыксынды. Балалар да үзләренең хыяллары белән уртаклаштылар. Араларында укуларын Күгәрчен мәктәбендә дәвам итүчеләр, район Агротехникум һәм шәһәр көллиятләренә барырга теләүчеләр дә бар. Очрашуда район хезмәт базарында нинди һөнәрләр кирәклеге турында бәйнә-бәйнә аңлатылды. Чөнки кулларына диплом алып кайтып та эш таба алмый йөрүчеләр байтак. Бүгенге көндә яшьләрнең заман таләп итә торган һөнәрне сайлаулары мөһим.
Сүз шулай ук җәйге ял вакытларында балаларны вакытлыча эшкә урнаштыру турында да барды. Моның өчен нинди документлар әзерләргә кирәклеге хакында әйтелде.
-Бу эш ел саен оештырыла. Укучыларга производство бригадаларында эшләгән өчен район халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша 1275 сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтелә. Быел исә 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәр булган 200 укучы эшкә урнаша алачак. Моның өчен 244800 сум күләмендә Россия һәм Татарстан бюджетыннан финанс ярдәме биреләчәк,-дип ассызыклады әлеге очрашуда Рәсимә Гарифуллина.
Фәрвәз Каюмова.

фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев