Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Турыдан-туры элемтә

Газета укучыларыбыз сорауларына Балык бистәсе район суды рәисе Вәкил Нуртдин улы Мөхәммәтгалиев җавап бирә

Сорау: Минем алимент буенча бурычларым бар. Элеккеге хатыным фатирны ремонтласаң, бурычларыңны кичерәм ди. Моны ничек документаль рәвештә рәсмиләштерергә соң?

А. Смирнов

Җавап: Алиментлар түләү тәртибе үзара килешү яки суд карары белән билгеләнә. Алимент түләү тәртибе ысуллары үзара килешү белән билгеләнгән очракта наториаль рәсмиләштерелә. Алимент түләтү турында суд актларын башкару шартлары һәм тәртибе "Башкарма производство турында" Федераль Закон белән билгеләнә.

Сорау:Танышым мине чит ил гражданинын пропискага кертергә күндерде. ә ул хатын-кыз миндә яшәми. Хәзер законсыз миграция турында күп сөйлиләр. Мин дә закон бозган булып чыгаммы?

М. Ханнова. Балык бистәсе.

Җавап: Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 322.2 маддәсе нигезендә, Россия Федерациясе гражданнарын, чит ил гражданнарын, гражданлыгы булмаган затларны тору урыны буенча фиктив пропискага кертү өчен җаваплылык каралган.

Сорау: Күки авылында урамны асфальтладылар. Барысы да яхшы, әмма башка урамнар белән кисешкән урыннарда су агу торбалары урнаштырылмаган. Хәзер кар эрегәндә йортларны су баса. Шикаятьләр белән башкарма комитетка да мөрәҗәгать иттек, әмма конкрет җавап алмадык. Бу очракта нишләргә?

Күки авылы халкы.

Җавап:" Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында"гы федераль закон нигезендә граҗданнарның язмача мөрәҗәгатьләре дәүләт җирле үзидәрә органнары яки урындагы кеше тарафыннан теркәлгән көннән 30 көн дәвамында каралырга тиеш.

Гражданин, дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары, урындагы кешеләр, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрнең карары белән килешмәсә, хокуклары, иреге бозылган дип санаса, судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Гражданин шулай ук югарырак дәрәҗәдәге дәүләт хакимияте, җирле үзидәрә органына, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәргә дә мөрәҗәгать итә ала.

Йомгаклап шуны әйтәм, суд эш алып бару таләпләре нигезендә судлар юридик киңәшләр һәм консультацияләр бирә алмый.

фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев