Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Товар ошамаса нишләргә?

«Яз ае якынлашкан саен һәркем үзенә кирәкле төзелеш материаллары кайтару чарасын күрә.

Тик менә еш кына ул товарның биеклеге, күләме, төсе, үлчәме яисә башка ошамаслык сыйфатлары булганда нишләргә соң? Бу мәсьәләдә сатып алучы хокукын яклаучы закон ни дия икән? Шулар хакында аңлатма бирсәгез иде.
Х. Шәрәфетдинов.
Балык бистәсе».
Без бу хат эчтәлеге белән район кулланучылар хокукын яклау оешмасы белгече Зөлфия Вәлиәхметованы таныштырдык. Аннан түбәндәге җавап алынды:
-Чыннан да бүгенгесе көнне төзелеш материаллары базарында җаның теләгән барлык кирәкле нәрсәне эзләп табарга мөмкин. Ә аның белән сату итү тәртибе Россия Федерациясе хөкүмәте карары нигезендә җайга салынган. Чираттагы төзекләндерү эшләре өчен кирәкле агач, тимердән эшләнгән төзелеш материаллары белән сату итүчеләр товар сайлаучыларга алар хакында тулы мәгълүматләр бирергә бурычлылар.
Ул кибет киштәсендә яисә складларда үз үлчәме, маркасы, сорты белән аерым урында сакланырга тиеш. Сайлаган товар белән эш итү тәртибен сатучылар сезгә аңлатып, күрсәтеп сатарга бурычлылар.
Төзелеш материалларын сатучылар алдан билгеләнгән таләпләрне белергә һәм аны үтәргә тиешләр. Сатып алынган төзелеш материалы күңелегезгә ошамаса, борчылырга кирәкми. Закон нигезенә сезгә аны сатып алган көннән башлап 14 көн эчендә алмаштырырга яисә акчасын кире кайтарырга тиешләр.
Сүз дә юк, сатып алынган төзелеш материалы тышкы яктан бозылмаска, кулланышта булмаска тиеш. Төзелеш материаллары белән бәйле алып- биреш вакытында аңлашылмаучанлыклар килеп туса, сез турыдан-туры безгә килеп мөрәҗәгать итә аласыз.
Фото:

http://bigwigov.n4.biz/products/-/products/item_details

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев