Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Суны сак тоту кирәк

Балык бистәсе шәһәр җирлеге һәм Полянка авыллары халкының су җитешмәве хакындагы шикаяте буенча шәһәр җирлеге башкарма комитеты һәм "Водоконал" җәмгыяте белән берлектә тикшерү үткәрелде. Аның нәтиҗәсендә барлык су кудыру станцияләренең тулы куәтенә эшләве ачыкланды. Балык бистәсе "Водоканал" җәмгыяте директоры Алмаз Галиевның сүзләренә караганда, бүгенгесе көнне Полянка халкының су белән тәэмин...

Балык бистәсе шәһәр җирлеге һәм Полянка авыллары халкының су җитешмәве хакындагы шикаяте буенча шәһәр җирлеге башкарма комитеты һәм "Водоконал" җәмгыяте белән берлектә тикшерү үткәрелде. Аның нәтиҗәсендә барлык су кудыру станцияләренең тулы куәтенә эшләве ачыкланды. Балык бистәсе "Водоканал" җәмгыяте директоры Алмаз Галиевның сүзләренә караганда, бүгенгесе көнне Полянка халкының су белән тәэмин итү проблемасы хәл ителде. Балык бистәсендә су җитешмәү халыкның бакчаларга массалы төстә су сиптерүләре белән бәйле. Тикшерүләрдән соң бик күпләрнең бакчаларындагы яшелчә, бәрәңге җирләренә туктаусыз су сибүләре билгеле булды. Шулай ук Некрасов, Совет, Г.Такташ, Шәрәфиев һәм башка урамнарда суны исәпләү приборыннан тыш кулланулары ачыкланды. Аларның һәркайсына акт төзелде һәм 4 меңнән 6 мең сумга кадәр штраф язылды.

Бүгенгесе көнне махсус комиссия төзелде. Аның составына контролерлар, муниципаль хезмәткәрләр һәм эчке эшләр бүлеге сотрудниклары кертелде. Алар йорт яны участокларын сугару, суны исәпләү приборлары аша үткәрүне җентекләп тикшерәләр. Хөрмәтле Балык бистәлеләр! Суны мөмкин кадәр сак тотуыгызны сорыйбыз. Бакчага сибү өчен аны аерым савытларга тутырып, махсус сиптерү җайланмасы белән генә яшелчәләргә сибүегезне үтенәбез.

Балык бистәсе муниципаль район

башкарма комитеты.

Редакциядән: Тиздән район үзәгендә тагын ике су скважинасы булачак. Аның берсен "Дельфин", икенчесен элеккеге сөт-май комбинаты янәшәсендә урнаштырырга планлаштыралар.

фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев