Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Социаль яклау алуда яңа закон “баш авыртуы” китереп чыгармасмы?

Арабызда социаль яклауга мохтаҗ булган кешеләр аз түгел. Бу юнәлештә канунда үзгәрешләр булып тора. Һәр яңа кабул ителгән закон халыкта яңа фикерләр, бәхәсләр уята. Элек ул билгеләмә "авыр тормыш хәлле граҗданин" булса, хәзер исә "социаль яклауга мохтаҗ граҗданин" дип аталачак. Бу халык файдасынамы, әллә юкмы? Бу сорауларга төгәллек кертү максатыннан...

-Бу юнәлеш күнегелгән тирәлекне тыныч кына саклап калып, аз гына үзгәртү кертә. Хәзерге социаль ярдәм көнкүреш, медицина, психология, педагогика, хокук төрләре буенча күрсәтеләчәк. 2015 елның беренче январеннан ярдәмне авыру нәтиҗәсендә бөтенләй яки өлешчә эшкә яраксызлар, имгәнүчеләр, өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар, бер яки берничә инвалиды булган гаиләләр, даими карауга мохтаҗ булган балалар алачак. Моңа тагын авыр тормышта бала үстерүчеләр, эше һәм яшәү өчен чарасы булмаган кешеләр дә керә. Агрессия "патшалык" иткән, балалар һәм хатын-кызларны җәберләү очраклары булган, наркоман, эчкечелек белән мавыккан гаиләләргә дә социаль яклау хезмәткәрләре ярдәмгә киләчәк.

-Һәр яңа үзгәреш өстәмә мәшәкатҗләр тудыра . Монысы да документлар тутырганда "баш авыртулары" китереп чыгармасмы?

-Алдан ук әйтеп узасым килә, бу яңа закон социаль ярдәм алучыларга уңайлы шартлар гына тудырачак. Бу шәхси программа халык өчен ярдәм күрсәтүче "юл картасы" булып тора һәм ул өч елга гариза нигезендә төзелә, кирәк булса дәвам иттерелә.

Гөлназ Зарипова.

Бу язманы газетабыздан укый аласыз.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X