Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Сорау сездән, җавап суд рәисеннән

Газета укучыларыбыз сорауларына Балык бистәсе район суды рәисе Вәкил Нуртдин улы Мөхәммәтгалиев җавап бирә: СОРАУ: Күп балалы гаилә буларак җир участогы бирделәр. Әмма аны сата алмыйбыз. Балык бистәсендә яшәүче. (Исемен күрсәтмәгән). Җавап: Өч һәм күбрәк балалары булган гражданнарның бушлай, шул исәптән шәхси торак төзелеше өчен җир участоклары алырга хокуклары бар....

Газета укучыларыбыз сорауларына Балык бистәсе район суды рәисе Вәкил Нуртдин улы Мөхәммәтгалиев җавап бирә:
СОРАУ: Күп балалы гаилә буларак җир участогы бирделәр. Әмма аны сата алмыйбыз.
Балык бистәсендә яшәүче. (Исемен күрсәтмәгән).
Җавап: Өч һәм күбрәк балалары булган гражданнарның бушлай, шул исәптән шәхси торак төзелеше өчен җир участоклары алырга хокуклары бар. Җир участоклары ата-анага һәм балаларга тигез өлешләрдә гомуми милек буларак бирелә. Сорауда гаиләнең җир участогын ни сәбәпле сата алмавы аңлашылмый. Россия Федерациясе граҗданлык процессуаль кодексы нигезендә гражданин, оешма әгәр хокуклары, иреге бозылган дип исәпләсә, дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары, урындагы кешеләр дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең карарларын судта дәгъвалый ала.
Сорау: Гаилә белән яшәгәндә ипотекага фатир алган идек. Хәзерге вакытта аерылыштык. Ипотека кредитын үзем генә түлим. Хатын да аның бер өлешен түләргә тиештер бит инде?
Р.Мостафин.
Балык бистәсе.
Җавап: Россия Федерациясе гаилә кодексының 38 маддәсе нигезендә аерылышкан вакытта ир белән хатынның гомуми милке үзара килешү буенча бүленә. Бәхәс килеп чыккан очракта гомуми милектәге ир белән хатынның өлеше судта билгеләнеп бүленә. Милек бүлгәндә ир белән хатынның гомуми бурычлары да исәпкә алына. Бурычлар аларга дигән өлешләргә пропорциональ рәвештә бүленә.
Сорау: Терлек чалу тәртипләре турында закон кабул ителү авыл халкын борчуга салды. Терлекләрне каядыр алып бару, чалу өчен түләү зур чыгымнарга илтәчәк бит. Халык мал асраудан читләшмәсме?
Г.Җамалиев.
Тегермәнлек авылы.
Җавап: Евразия икътисадый комиссиясе советы карары белән "Ит һәм ит продукциясе куркынычсызлыгы турында" таможня союзының техник регламенты кертелде. Әмма үз хуҗалыгында терлек асраучыларга борчылырлык урын юк. Бу регламент таләпләре үз ярдәмче хуҗалыгында үз хаҗәтләре өчен ит җитештерүчеләргә кагылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев