Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Сорау сездән, җавап суд рәисеннән

Газета укучыларыбыз сорауларына Балык бистәсе район суды рәисе Вәкил Нуртдин улы Мөхәммәтгалиев җавап бирә:

Сорау: Еш кына газ службасы хезмәткәрләре хисап приборлары күрсәткечләрен арттырып язалар. Нәтиҗәдә газ өчен күбрәк түләргә туры килә. Ерак авыллардан газ слуҗбасына килеп хисаплагыч буенча түләп йөрү мөмкин түгел бит. Газчыларның бу гамәле законлымы?

Җавап: Газ белән тәэмин итү кагыйдәләре буенча граҗданнар кулланган газ өчен хисап приборлары күрсәткече буенча түлиләр. Ә исәплегеч булмаган очракта кагыйдәнең 32 -38 пунктлары буенча түләү каралган.

Әгәр газ службасы гамәлләре белән килешмәсәгез, бозылган хокукларыгыз, законлы мәнфәгатъләрегезне яклау өчен судка мөрәҗәгать итә аласыз.

Сорау: "Агротехник көллият" районында дача йортлары тезелеп киткән. Яз җитүгә хуҗалары участокларын чистарта башлыйлар. Ә чүп-чарны посадкага гына чыгарып ташлыйлар. Бу очракта аларга нинди җаваплылык каралган?

А. Иванова.

Балык Бистәсе

Тиздән җәй җитә. Поселогыбызда яшәүче күпләр терлекләрен урамга чыгарып җибәрә башлыйлар. Аларга нинди чаралар кулланыла?

З. Вафина.

Балык Бистәсе

Җавап: Татарстан Республикасы административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсе нигезендә шәһәр, авыл җирлеге территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен (Посадкага чүп ташлау һәм терлекләрне караучысыз йөртү шуңа керә) гражданнарга 2000нән 3500, урындагы кешеләргә 15000нән 30000, юридик затларга 200000нән 500000 сумга кадәр штраф каралган.

Шул ук гамәлләр бер ел эчендә икенче мәртәбә кабатланса гражданнарга 3500 дән 5000, урындагы кешеләргә 30000нән 50000 меңгә, юридик затларга 500000нән 100000 кадәр штраф салына.

Бу төр административ хокук бозулар буенча эшлэ]әр муниципаль берәмлекнең административ комиссияләрендә каралалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев