Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Соңгы елларда җинаять эшләренең кимүе күзәтелә

Җәмгыятьтә яшәп килгән проблемалар, билгеле дәрәҗәдә судтта каралган эшләрдә чагылыш табалар.

Бу яктан караганда, судны җәмгыятьнең көзгесе дип атарга да мөмкин. Узган яртыеллыкта Балык бистәсе район судында нинди эшләр каралган, гражданнар нинди дәгъвалар белән ешрак мөрәҗәгать иткәннәр? Болар хакында район суды рәисе вазыйфаларын башкаручы Әлфия Миннәхмәтова белән әңгәмә кордык.

- Әлфия Рәшитовна, агымдагы елда район судында күпме җинаять эше каралды?

-Алты ай эчендә судьяларыбыз барлыгы 16 җинаять эше карадылар. Соңгы берничә елда җинаять эшләренең кимүе күзәтелә. Әйтик, узган елның шушы чорында 23 эш каралган иде. Бу уңай күренеш, әлбәттә. Ниндидер дәрәҗәдә районда криминоген хәлнең яхшыруына дәлил булып тора. Бер сәламәтлеккә авыр зыян китерү, дүрт урлашу, өч юл йөрү кагыйдәләрен бозу, мошенниклык, талау, наркотикларга бәйле һәм башка эшләр каралды. Алар буенча биш кеше төрле срокларга ирекләреннән мәхрүм ителделәр, дүрт кешегә мәҗбүри эшләргә, дүрт кешегә шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарылды. Ике гражданинга штраф салынды.

(Бу язманы газетабыздан укый аласыз).

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев