Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Район үзәгендә яшәүчеләр сорауларына район башкарма комитеты җитәкчесе М.Гафаров җавап бирә.

"Яңа елдан пассажирларны таксида йөртү буенча яңа кагыйдәләр кертелде. Бу яңалыклар районда такси хезмәтенә ничек тәэсир итәр соң? Алар калырлармы икән? район үзәге пенсионерлары". -Яңа кагыйдәләр бу төр хезмәт күрсәтү өлкәсендә тәртип урнаштыру, пассажирларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан кертелде. Яңа елдан такси хезмәте күрсәтүче эшмәкәрләр лицензия алырга бурычлылар. Ә машиналар...

"Яңа елдан пассажирларны таксида йөртү буенча яңа кагыйдәләр кертелде. Бу яңалыклар районда такси хезмәтенә ничек тәэсир итәр соң? Алар калырлармы икән?
район үзәге пенсионерлары".
-Яңа кагыйдәләр бу төр хезмәт күрсәтү өлкәсендә тәртип урнаштыру, пассажирларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан кертелде. Яңа елдан такси хезмәте күрсәтүче эшмәкәрләр лицензия алырга бурычлылар. Ә машиналар таксометр, махсус фонарь белән җиһазландырылырга, ә ян-якларына "шашкалар" ясалырга тиеш. Кайбер эшмәкәрләр лицензия алдылар һәм машиналарын тиешенчә җиһазладылар инде. Мәсәлән, "Экспресс" такси диспетчерлык үзәге 9 машинаны берләштерә.
* * *
«Күп фатирлы йортта яшәүчеләр ике контурлы газ казаны урнаштырудан баш тартырга мөмкинме?

күп катлы йортларда яшәүчеләр».
-Безнең районда ике контурлы газ казаннарын урнаштыру 2007 елдан бирле алып барыла. Шул вакыт эчендә алар белән 17 йорт яки 196 фатир җиһазландырылды. 2012 елда 18 йортка яки 411 фатирга шундый казаннар урнаштыру планлаштырыла. Алар күпкә нәтиҗәлерәк һәм куркынычсызрак. Әлбәттә, күп фатирлы йортларда яшәүчеләрдән бер яки ике фатир хуҗасы гына ике контурлы газ казаны урнаштырудан баш тарта алмыйлар. Чөнки бу вакытта йортны җылылык белән тәэмин итү системасы үзгәртелә. Әгәр инде күп катлы йортта яшәүчеләр барысы да казаннар урнаштырудан баш тартсалар мондый ситуация килеп чыга. Мәсәлән, моңа кадәр котельный күп фатирлы 10 йортны җылылык белән тәэмин итте ди. Әгәр бер йортта яшәүчеләр ике контурлы казан урнаштырудан баш тартып башкалары ризалык бирсә, бу котельныйны тоту, файдалану чыгымнары шул йортта яшәүчеләр өстенә төшәчәк. Димәк, түләү дә күп мәртәбә артачак. Баш тартканчы, ныклап уйланырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев