Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Һәр гозер, үтенеч- игътибар үзәгендә

Инвалидлар декадасы уңаеннан безнең хәбәрчебез район социаль яклау бүлеге начальнигы Айгөл Вафина белән очрашып сөйләште һәм аңа бер ничә көнкадак сорау белән мөрәҗәгать итте.

-Айгөл Камиловна, әлеге категория гражданнар бездә күпме һәм аларга сезнең тарафтан нинди ярдәм күрсәтелә?
-Бүгенге көндә районда төрле категория 3241 инвалид яши. Аларның беренче группадагысына 820 кеше керә. Инвалид-балалар саны 110 бала. Ярдәм итүгә килгәндә, беренче чиратта без инвалидларны һәм инвалид-балаларны реабилитация үзәкләренә һәм санатор-курорт учрежденияләренә җибәрү буенча системалы эш алып барабыз. Моннан тыш, һәрбер инвалид кешенең гозерен, үтенечен вакытында канәгатълендерергә тырышабыз, аларны һәрдаим игътибар үзәгендә тотабыз.
-Сәламәтләндерү үзәкләренә юлламалар бушлай биреләрдер бит инде?
-Нигездә бушлай, әмма шунысын ассызыклап үтәргә кирәк, юллама алучылар өчен аерым дәүләт таләпләре дә куелган. Моны безнең клиентларыбыз яхшы беләләр, үзгәрешләр булганда исә без аларга вакытында хәбәр салабыз. Ә санатор-курорт юлламалары мөрәҗәгать итүченең авыруына, группасына карап автоматик чират аша бүленә. Бу уңайдан, безгә нык канәгатьсезлек белдерүчеләр булганы юк.
Әңгәмәне Таңсылу Минһаҗева язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев