Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Пенсия тупланмаларын – варисларга

Газета укучыларыбыз сорауларына Россия Пенсия фондының Балык бистәсе идарәсе начальнигы Минзия Валеева җавап бирә: - Гражданин вафат булган очракта, аның пенсия тупланмалары средстволары "кая китә"? - Граҗданинның вафатыннан соң пенсия тупланмасы средстволары аның варисларына түләнергә мөмкин. - Варис кайчан пенсия тупланмалары средстволарын алу өчен мөрәҗәгать итә ала? - Варис вафат...

Газета укучыларыбыз сорауларына Россия Пенсия фондының Балык бистәсе идарәсе начальнигы Минзия Валеева җавап бирә:
- Гражданин вафат булган очракта, аның пенсия тупланмалары средстволары "кая китә"?
- Граҗданинның вафатыннан соң пенсия тупланмасы средстволары аның варисларына түләнергә мөмкин.
- Варис кайчан пенсия тупланмалары средстволарын алу өчен мөрәҗәгать итә ала?
- Варис вафат булган, иминиятләштерелгән гражданинның шәхси счетының махсус өлешендә исәпкә алынган пенсиянең тупланма өлешен алу өчен гражданинның вафатыннан соң алты ай узганчы мөрәҗәгать итә ала. Әгәр варис шушы вакыт аралыгында мөрәҗәгать итмәсә, үзенең әлеге средстволарга хокукын суд аша торгыза ала. Вафат булган кешенең пенсия тупланмалары кайда формалашуга бәйле рәвештә түләүне Россия Федерациясе Пенсия фонды, яки дәүләтнеке булмаган фонд башкара.
- Бу средстволарны алу өчен вариска нинди документлар тапшырырга кирәк?
- Варисларга Россия Пенсия фондының территориаль органына яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризага РФ Хөкүмәте карары (2007 елның 3 ноябреннән N741, N742) белән расланган пенсия тупланмаларын түләү кагыйдәләрендә күрсәтелгән документларның төп нөсхәләрен, яки тиешле тәртиптә расланган күчермәләрен дә теркәү зарур.
- Түләүләр нинди срокларда башкарыла?
- ПФРның территориаль органында варис тапшырган документлар 5 көн дәвамында тикшереләләр. Аннары документлар Пенсия фондында 6 ай срок узганчы тотылалар. Чөнки ПФРга башка варислар да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Түләү турында карар иминятләштерелгән затның вафатыннан соң җиденче ай дәвамында, ә өстәмә түләү турында карар граҗданин вафат булган елдан соң килгән елның 31 июленнән дә соңга калмыйча кабул ителә.
- Өстәмә түләү нәрсәне аңлата?
- Пенсия тупланмаларының барлык средстволары идарәче компания яки НПФ тарафыннан инвестицияләнә. Варисларга средстволарны түләү турында карар кабул итү моментына инвестицияләү нәтиҗәләре билгеләнмәгән булырга мөмкин. Моннан тыш кеше гомеренең соңгы көненә кадәр эшләгән очраклар да була. Шуңа да төп түләү вакытында средстволарның бер өлеше исәпкә алынмаган булырга мөмкин. Аларны да исәпкә алу өчен өстәмә түләү башкарыла.
- Бу средстволарны түләү ничек башкарыла?
- Түләүнең ике ысулы бар: почта бүлеге аша, яки варисның банк счетына күчерү юлы белән. Түләү ысулын варис гаризасында күрсәтә. ПФР вариска пенсия тупланмалары средстволарын түләү яки кире кагу турындагы карар күчермәсен карар кабул ителгәннән соң биш эш көненнән дә соңга калмыйча җибәрергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев