Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Пасха күмәче хуш исле була

"Христиан динендәге райондашларыбызның көтеп алынган Пасха бәйрәмендә күмәч пешерү гадәте бар. Аны әзерләгәндә яисә сәүдә нокталарыннан сатып алганда нәрсәгә күбрәк игътибар бирергә кирәклеген аңлатсагыз иде? В.Аксенова".

Бу сорау уңаеннан район кулланучылар хокукын яклау оешмасы белгече Зөлфия Вәлиәхмәтова безгә түбәндәге киңәшләрен юллаган.

"Күмәчкә гадәти туклану продукты итеп кенә карарга ярамый, ул ышанычлылык символы булып тора. Шуңа аны әзерләгәндә күңелеңне биреп, изге ниятләр белән башкару кирәк. Күмәч тышкы яктан гына түгел, составы буенча да саф, матур булырга тиеш. Белгәнебезчә, аны әзерләгәндә яхшы сыйфатлы продуктлар гына файдаланыла: он, сөт, йомырка, май, шикәр, ванилин алына. Үз эшен күңелен биреп намус белән башкаручылар аңа бервакытта да өстәмәләрне алыштыручы матдәләр кушмыйлар. Мисал өчен, сөт, йомырка урынына аның порошокларын, ә ак майны маргарин яисә башка майлар белән алыштырырга ярамый. Күмәчне сәүдә нокталарыннан алганда аның составындагы кушылмаларны җентекләп өйрәнергә киңәш итәбез. Күмәч полиэтилен пакетта булырга тиеш, чөнки ул чит исне сеңдерүчән. Күмәчне бизәгәндә дә чамасын белеп кенә куллану кирәк, аларның натураль продукт булуына игътибар бирү хәерле".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев