Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Минем Конституциям мине яклыймы?

12 декабрь истәлекле дата. Ул Рәсәй Федерациясенең Конституциясе кабул ителгән көн. Бу зур бәйрәм көне. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел. Чөнки ул дәүләт тарихында мөһим вакыйга. Конституция төп законнарының берсе, ул Рәсәй хокук системасы нигезен тәшкил итә. Башка барлык законнар да әлеге документка нигезләнеп эшләнгән. Документка үзгәрешләр кертелми тормый. Соңгы...

Һәр дәүләт граҗданины законны һәм Конституцион хокукларын белергә бурычлы. Аларны белү һәм тормышта куллану бик мөһим. Ә без чынлыкта үз хокукларыбызны беләбезме? Шул сорауга берничә респондентыбызның җавабын тыңлап алыйк:
Валерий Токранов:
-Хәзерге заман яшәеше закон белүне таләп итә. Безнең эштә аны һәрдаим кулланырга туры килә. Конституцияне белмәсәң үз хокукларыңны яклау кыен.
Гөлфинә Шиһапова:
-Конституциядә язылгагнча, без бушлай белем, медицина ярдәме алырга хокуклы. Сүз ирегенә дә хаклы. Ләкин, ни кызганыч,бу хокукларыбызның кысылган, тормышта үзгәргән урыннарын да сизәбез. Еш кына телебезне яшерүне хуп күрәбез. Барысына үзебез гаепле.
Людмила Гайсина:
-Эш буенча кирәк булганда гына законнарны караштыргалыйбыз. Мин, шәхсән, үземә кирәклесен бик беләм.
Суфия:
-Законны беләбез анысы. Тик тормышта киресенә дә юлыгыла. Бушлай медицина ярдәмен көтеп утырсаң гүр иясе дә булырга мөмкинсең. Күптән түгел генә түләүле тикшерү үзәкләрендә унике мең акча түгеп кайттым. Бу минем өчен күп чыгым.
Лилия Кәримуллина:
-Һәрбер кешенең кулында конституцион законнар китабы булырга тиеш. Социаль өлкәдә эшләгәнгә күрә, һәрдаим законнар белән элемтәдә торам. Һәркемгә үз хокукларын белергә һәм яшәү дәверендә кулланырга тәкъдим итәр идем. Аны белмәгән очракта кеше авыр хәлдә дә калырга мөмкин. Шуңа күрә бу тормышта мәнфәгатьләреңне яклыйм дисәң, законнарны белү бик кирәк.
Фәрит:
-Кеше күп очракта үзенә кыенлык килгәндә проблемага юлыкканда гына законнардан яклау эзли башлый. Ә бит аларны яхшы белү-синең калканың, җилкәнең, саклаучың, яклаучың да. Конституцион хокукларыбыз, безнең көндәлек яшәү кануннарыбыз да ул. Шулай булгач, әлеге документның әһәмияте, кыйммәте бәхәссез дип саныйм мин.
Сораштыруны Гөлназ Зарипова үткәрде.
Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев