Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Быел район гаилә хәлен теркәү бүлегендә 51 пар теркәгәннәр

- И кызым, олы тормыш юлына да аяк бастың. Ходай рәхмәте белән туйларны да күңелле үткәрсәк иде. Гаиләгезне саклагыз, балам. Чит-ят сүзләрне арагызга кертмәгез. Сез тату яшәсәгез, без дә бәхетле булырбыз, - ди Фәния апа кызы Лилиягә.

Кемнең генә ата-анасы баласына бәхет теләми икән. Бигрәк тә, туй көнендә бер кочак кадәргесен ишетәсең Ул көнне әле бәхет кошы тоткандай да буласың. Гаилә учагын кабызып җибәргән бу мизгелне гомер буена күңел сандыгында саклыйсың.
Районның рәсми актлар теркәү бүлеге җитәкчесе Рузалия Нәгыймова әйтүе буенча, быел район буенча 51 пар никахларын законлаштырган. Шуларның 80 проценты район үзәгендә язылышкан. Ә менә аерылышучылар саны кимегән.
Һәр ел саен алар 50 ел бергә гомер иткән гаиләләрне «мәхәббәт һәм тугрылык» медале белән бүләклиләр. Ул быел Хәбри һәм Капитолина Зыятдиновлар гаиләсенә биреләчәк. Яңа өйләнешкән яшьләргә дә җитәкченең һәрвакыттагыча әйтер сүзе бар.
- Бер-берегезне саклап, аңларга тырышып яшәгез. Инде бер тапкыр гаилә төзеп, зур җаваплылыкны үз өстегезгә алгансыз икән, ул бәхетне таркатмагыз. Буш вакытларны бергә үткәреп, шатлык-кайгылар белән һәрчак уртаклашып, бер-береңә игътибарлы булып яшәгез, - ди ул ягымлы гына елмаеп.
Гөлназ Зарипова
фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев