Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Мәгарифтә һәр юнәлеш үзенчә мөһим

Мәгариф үсеше дәүләтләр сәясәтенең иң өстенлекле юнәлеше булу - табигый хәл, минемчә. Бары тик мәгарифе алга киткән ил генә үз халкы өчен яхшы сыйфатлы киләчәк тудыра ала.

Республикада мәгарифне үстерүгә зур игътибар бирелүгә сөенми мөмкин түгел. Мәгарифкә кагылышлы нинди генә социаль проектлар тормышка ашырылмый. Заманча җиһазланган җылы, якты, матур биналарда кайсы гына баланың укыйсы килмәсен. Әлбәттә, хөкүмәтебез кайгыртуына мәктәпләр сыйфатлы белем белән җавап бирергә тиеш. Бөек татар язучысы Галимҗан Ибраһимов: "Эзләнү орлыгын салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү - мөгәллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесен, иң зурысыдыр", - дигән. Иртәгә районыбыз укытучыларының август киңәшмәсе башланып китә. Бу уңайдан район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков белән әңгәмәгә кердек.

-Илсур Мансурович, быел август конференциясе нинди темага багышлана?

-Август педогогик киңәшмәсе үзенчәлекле йолаларның берсе. Ул җәйнең үтеп китү моңсулыгыннан, хезмәттәшләр, укучылар, яңа педагогик фикерләр белән очрашу шатлыгыннан тора. Бу ел ничек булыр? Күптөрле фикерләр, вакыйгалар белән тулган ниятне гамәлгә кертү һәм район мәгариф системасын камилләштерү буенча чаралар үткәрү булыр дип уйлыйм. Без быел "Балык бистәсенең мәгарифе: җитди мәсьәләләр һәм киләчәге" темасын алгы планга куйдык.

(Бу язманы газетабыздан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев