Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Кемгә комачаулыйлар?

Район үзәгендә яшәүче күп кенә граҗданнар район газетасы редакциясенә "Нигә шәһәр җирлеге хезмәткәрләре күп катлы йортлар ишек алларындагы сарай һәм гаражларны сүтүне таләп итәләр. Элек алар беркемгә дә комачауламадылар бит?",-дигән сорау белән мөрәҗәгать итәләр. Аларга Балык бистәсе шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Р.Гадеев җавап бирә.

-Ничек кенә комачаулыйлар әле. Кайбер күп фатирлы йортларның ишек алларында йөрерлек түгел бит. Анда янгын, ашыгыч ярдәм, газ хезмәте машиналары да керә алмый. Дистә еллар дәвамында ишек алларында кем ничек теләде шулай сарайлар, терлек абзарлары, гаражлар һәм башка төрле корылмалар төзеделәр. Алар бернинди архитектур-төзелеш, янгынга каршы, санитар-эпидемиологик нормаларга, кагыйдәләргә җавап бирмиләр. Ә кайвакытта турыдан-туры гражданнарның сәламәтлегенә, тормышына куркыныч тудыралар. Ишек алларындагы тәртипсезлек турында сөйләп тә торасы юк инде. Әмма күп фатирлы йортларда яшәүчеләр моңа күнектеләр булса кирәк. Мондый тәртипсезлек озак дәвам итә алмый. 2010 елның августында З.Шәймарданов урамындагы күп фатирлы йортта булган янгынны барыбыз да хәтерлибез әле. Ул вакытта 7 гаилә йорт-җирсез калды бит. Күптән түгел Октябрьнең 60 еллыгы урамында ишек алдындагы сарайда янгын чыкты.
2012 елның маенда Балык бистәсе шәһәр җирлеге Советы карары белән Балык бистәсе поселогы территориясен төзекләндерү кагыйдәләре расланды. Анда бәян ителгәнчә, барлык корылмалар архитектур-төзелеш, янгынга каршы, санитар-эпидемиологик нормаларга һәм кагыйдәләргә туры килергә тиешләр. Бүгенге көндә поселокта бу юнәлештә максатчан эш алып барыла. Гараж яки сарай төзергә теләге булганнар җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына килеп гариза язарга тиешләр. Аннары шәһәр Советы белән килештерелеп барлык норма һәм кагыйдәләр үтәлгән очракта төзелешкә рөхсәт бирелергә мөмкин. Алдан төзелгән гаражлары булган кешеләр тиешле регистрация үтәргә бурычлылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев