Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Кем хаклы–шуны ачыклыйбыз

Соңгы вакытларда райондашларыбыздан редакциягә һәм кулланучылар хокукын яклау оешмасы белгече Зөлфия Вәлиәхмәтова исеменә сәүдә нокталарына товар бәяләренең еш үзгәреп торуына ризасызлык белдергән хатлар күп алына.

Сәүдә хезмәткәрләре моны ваклап сату предприятиеләренең кинәт кенә товар белән тәэмин итүче тарафыннан бәяләрне арттыруларыннан күрәләр. Әмма белгечтән алынган мәгълүматларга караганда, закон нигезендә боларның барысы да катгый тыела.
Россия Федерациясе гражданнар кодексының 500 нче маддәсендә, мәсәлән, сатып алучы ваклап сатып алу оешмасы белән теге яки бу товарга алдан килешү төзи. Гадәттә бу вакытта товар өчен билгеле бер сумма түләнә. Закон нигезендә сатучы ваклап сату оешмасы белән килешү төзегәндә үк бәяләрне килешәләр һәм аны инде күпме генә вакыт үтсә дә, үз белдекләре белән бәяне арттырырга хокуклары юк. Ваклап сату оешмасының бу гамәле законсыз дип исәпләнә. Мондый очракта ике арада булган аңлашылмаучанлык уңай чишелеш тапмаса турыдан-туры кулланучылар хокукын яклау оешмасына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Фото: naviny.by

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәүдә нокталарына товар бәяләренең еш үзгәреп торуына ризасызлык белдергә