Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Кәҗә елыннан балыкбистәлеләр нәрсәләр көтәләр?

Ат елы әкрен генә китеп бара. Бу елда шактый эшләр эшләнде. Киләсе елга да күп өметләр баглыйбыз, өметсез шайтан гына, ди бит халык.

Район халкы өчен 2014 ел уңышлы булдымы, нинди казанышлар белән истә калды икән, туачак кәҗә елыннан нәрсә көтәләр алар? Фикерләрен тыңлап китик әле.

Иделия Мәхмүтова, тәрбияче:

-2014 ел бәхетле, нәтиҗәле ел булды. Узып баручы ел бакчабызга йөрүче балаларга бер-бер артлы килгән җиңүләр белән истә калыр, мөгаен. Тырышлыклар куеп балалар белән республика күләменә чыктык. Мөстәкыймовлар олимпиадасында, «Газпром» үткәргән бәйгедә җиңү яуладык. Әти-әниләр белән эшләүнең нәтиҗәсе зур җиңү булып килде. Бакчага йөрүче кечкенә кыз Әминә Хасанова гаиләсе республикабызның иң күркәм, тырыш, эш сөючән гаилә булып танылды. Әлеге яуланган җиңүләр көч биреп, алдагы елларда да балаларның сәләтләрен ачып, зур җиңүләргә ирешергә насып булсын. Райондашларыбызга ныклы сәламәтлек, гаиләләргә иминлек, илебезгә тынычлык, балаларның уңышларына сөенеп бергә-бергә яшәргә һәм эшләргә язсын.

Ризәлә Габделхакова, балалар табибы:

-Бу ел тыныч үтте. Диспансеризацияне уңышлы тәмамладык. Аттестация үтеп беренче категориягә ия булдым әле. 2015 елда да илебез тыныч, икътисадыбыз тотрыклы булсын. Хезмәт хакыбыз артсын. Район халкына, бигрәк тә балаларга сәламәтлек телим. Вакытында диспансеризация үтсеннәр, прививкалар ясатсыннанр иде. Чөнки бу тикшеренүләр кайбер балаларда патологик авыру барлыгын күрсәтте һәм алар вакытында дәваландылар. Һәр йортта, гаиләдә татулык булсын. Салкын җилләр үтеп кермәсен.

Сораштырды Гөлназ Зарипова.

Бу язманы газетабыздан укый аласыз.

Фото:http://www.bolshoyvopros.ru/questions/643787-kakoj-god-sleduet-za-godo

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев