Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Ит сайлый беләсезме?

Кибетләрдә бүген ит продуктлары ассортименты шактый киң булганга, еш кына райондашларыбыз яхшы ит сайлаганда уңайсыз хәлдә калалар. Әлбәттә, алданучылар да күп була. Гадәттә халык яңа сугым иткә өстенлек бирә. Реклама бирүчеләр дә еш кына бу сүзләрне кулланып сатып алучыларны үзләренә җәлеп итәләр. Яңа итне искесеннән ничек аерырга була соң? Бу...

-Яңа суелып 3 сәгать үткән ит яңа булып исәпләнә. Әмма ул "өлгерергә" тиеш. Моның өчен ит түшкәсен 3-4 тәүлек тотарга кирәк. Бу вакытта ит мускуллары йомшара, продукт йомшак һәм тәмле була. Ит өлгерүе исә тулы технологик процесс булып тора. Түшкәне билгеле бер температурада асып куярга, җилләтергә кирәк. Гадәттә ит сату осталары болай эшләп вакытларын бушка сарыф итмиләр. Сугым итне алар үз "рассоллары" белән эшкәртәләр. Ә аңа кеше сәламәтлеге өчен бик үк файдалы булмаган фосфат, нитрат, натрий нитраты һәм башка матдәләр керә. Алар итне йомшак һәм тыгыз итәләр. Аның авырлыгы да уртача 20-30 процентка арттырыла. Нәтиҗәдә, сатып алучылар зур суммада акча түгеп, суытылган яхшы сыйфатлы ит урынына су кушылганын алалар. Суытылган иткә укол ясалуын аеру мөмкин түгел. Чөнки сыекча иттә беленми. Ә суытылган итне 4 градус салкында 8 тәүлек сакларга мөмкин. Итне сайлаганда бармак белән кыскач аннан су яисә кансыман сыеклык чыкмаска тиеш. Ит түшкәсенә бармак белән төрткәч эз калмый. Бер минуттан ул элеккеге хәленә килә. Сатучыдан итне кисүен сорагыз һәм аны иснәп карагыз. Гадәттә ит эчке яктан бозыла башлый. Ә тышкы яктан тыгыз, матур ит еш кына алдаучан була. Итне сыйпап карарга да мөмкин. Яхшысы кипшенгәнрәк, йомшак, элпә белән каплана. Ябышкак, дымлы, каты тышча белән капланган ит "яшәртү буенча косметик операция" ясалуын дәлилли. Сыер итенең төсе кызгылт, әгәр майлы булса тыгыз, ак була, тик сары түгел. Шуңа күрә итне барыннан да яхшысы ышанычлы кешеләрдән алу хәерле.

фото yandex.ru сайтыннан алынган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев