Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Хезмәт хакын конвертта

"Мин хезмәт хакын конвертта алам. Бу очракта эш бирүче дөрес эшлиме?" Я. Сафина.

Бу сорауга дәүләт өлкән салым инспекторы Дмитрий Каргин җавап бирә.
-Хезмәт хакын бу рәвешле түләү-салымнардан качу булып тора. Шул рәвешле бюджетка тиешле күләмдә салым керми. Шулай ук хезмәткәрләр социаль яктан ярдәмсез калалар. Пенсия фондына түләүләр хисабына дәүләт пенсияләрне, бушлай медицина ярдәме күрсәтүнең кайбер төрләрен, вакытлыча авырганда түләүләр (больничный), эшсезлек буенча пособие һәм башка социаль тәэмин итүләрне финанслый.
Хезмәт хакын конвертларда алучы хезмәтчәннәр вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособиеларны, чираттагы ял өчен түләүләрне алудан мәхрүм калырга мөмкин. Шулай ук фатир, түләүле белем, түләүле медицина хезмәтләре, салым ташламаларыннан да файдалана алмыйлар. Кредит алганда да кыенлыклар туарга мөмкин.
Хезмәт хакын конвертларда түләүче җитәкчеләр үз хезмәткәрләрен киләчәктә лаеклы пенсиядән дә коры калдырырга мөмкиннәр. Чөнки мондый хезмәт хакыннан пенсия фондына түләүләр күчерелми.
Хезмәт хакын конвертлата түләү проблемасын халыкның актив катнашуы нәтиҗәсендә генә чишәргә мөмкин. Бу максаттан Россия Федераль салым службасының районара инспекциясендә "ышаныч телефоны" 8-8362-2-51-85 эшли. Бу телефон аша хезмәт хакын конвертлата түләү фактлары турында хәбәр итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев