Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Гамәлеңә җавап бирү мәслихәттер ул

Бүгенге көннең яман чире-бүләк бирү гадәте коррупциянең тарихи тамырына барып тоташа. Кыйммәтле бүләк биреп, кеше үз үтенечен канәгатьләндерергә талпына.

Бу инде соңгы вакытларда гадәти күренешкә әйләнеп бара. Замананың катлаулана баруы, «профессиональ» чиновникларның барлыкка килүе, һәм аларның нигездә үзләренең урыннарыннан "оста" файдалануы, яшерен керем алуга туры юл булып тора. Шулай итеп ришвәтчелек барлыкка килә дә инде. Бүген ул киң колач алган, һәр адымда шушы киртәгә сөрлегәсең. Дөрес, республика, район эчке эшләр хезмәткәре тарафыннан төрле юллар белән ришвәтчелеккә каршы көрәш алып барыла. Татарстанда "Халык контроле" порталы эшләп китте. Тиздән бу сайтта коррупциягә каршы көрәшкә юнәлдерелгән махсус бүлек барлыкка киләчәк. Ришвәтчелек белән очрашкан һәр кеше элеге бүлеккә кереп, бу проблема, ришвәтче турында хәбәр итә алачак. Исемнәр аноним кала. Үзем шәхсән монысы ришвәтчеләрне куркытмый калмас диеп уйлыйм.
Мәгълүмати чыганаклардан билгеле булганча, республикада 2015-2020 елларга исәпләнгән коррупциягә каршы сәясәт программасы эшләнгән. Программа яшьләр оешмасы белән эшләүне, киләчәктә яшьләр өчен ришвәтсез мохит урнаштыруны дип күздә тота.
Гөлназ Зарипова.
Бу язманы газетадан укый аласыз.
Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев