Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Электро-көтүчене каян табып алырга була?

Газетада электро-көтүче хакында укыгач, кызыгырлык фактларга юлыктык. Чыннан да, көтүче проблемасы һәр авылның йомшак урыны ул. Безне бәясе һәм урнаштыру тәртибе кызыксындыра иде. Бераз аңлатма биреп үтмәссезме икән? Равил Насипов,Күки авылы.

Әлеге кызыксынулы сорауны бу яңалыкның башында торган "Логос" җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Ринат Камиловка юлладык. Ул безгә түбәндәге аңлатманы бирде:

-Бәясе чама белән 12-15 мең сум тора. Шул исәпкә ток үткәргеч чыбыгы да керә. Чыбыкның бер төргәге бер километр арага җитә. Аны өстәмә рәвештә дә сатып алырга була. Урнаштыру һәм дә кышкылыкка җыю катлаулы түгел. Үткәргечне, гадәттә, агач казыкларга сузып урнаштыралар. Быел Укмас авылында аны хатын-кызлар урнаштырды һәм җыеп та алды. Әлеге электро-көтүчене файдаланучылардан моң-зар ишеткән юк. Димәк, халык өчен экономик яктан да отышлы ул.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев