Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Әдәбият елы сөенечле вакыйгаларга бай булды

2015 ел Россиядә йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителсә, Татарстанда Әдәбият елы буларак та истә калыр. Әлеге өлкәләрдә районыбызда нинди эшләр башкарылган соң?

Рамил Гаязов-район баш табибы урынбасары:
-Чирне дәвалауга караганда булдырмый калу яхшырак, дигән әйтем һәрчак урынлы. Агымдагы елда үлем-китемнең 10-12 процентка кимүенә ирешкәнбез икән, бу безнең өчен уңыш. Шулай ук авылларда яңа фельдшер-акушерлык пунктлары ачылу, хастаханәдә заманча технологияле медицина ярдәме күрсәтүне дә уңышлы алга китеш дип бәяләргә кирәк.
Үзәктәге "Ашыгыч ярдәм" бүлегендә тәүлек буе-ике, Котлы Бөкәштә бер бригада дежур тора. Фельдшерларыбыз үзләре үк ЭКГ ясый алалар. Хастаханәнең реанимация бүлегендә Казан табибларына авыруны күрсәтү һәм алардан консультация алу өчен видеоаппаратура эшли. Димәк, безнең мөмкинлекләребез быел тагын да арта төште дигән сүз. Саулык үз кулыбызда. Шулай икән, игъланлы елда гына түгел, алдагы елларда да үзебезнең сәламәтлегебезне кайгыртып яшик!
Рәүфә Кадыйрова-район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры:
-Әдәбият елы сөенечле вакыйгаларга бай булды. Үзәк китапханәдә һәм авылларда язучы-шагыйрьләр белән очрашулар үтте, китап күргәзмәләре оештырылды. Әлеге чараларга тамашачыларның күпләп килүе халыкның сәнгатькә кагылышлы бүгенге көн яңалыклары белән яшәвен, газета-журналларга битараф булмавын, әдәбиятны яратканлыгын янәдән бер раслады.
Районыбызда 38 китапханә эшли. Барысы да компьютер белән тәэмин ителгән, инетернет тоташтырылган. Республика милли китапханәсеннән һәм Татарстан китап нәшриятыннан яңадан-яңа китаплар кайтарыла. Республикакүләм конкурста район үзәге балалар китапханәсе (мөдире Лидия Кузнецова) һәм Яңа Арыш авылы китапханәсенең (мөдире Рәзилә Мөхәммәтрәхимова) "Иң яхшы авыл китапханәсе" исеменә лаек булып 100 әр мең сумлык грант белән бүләкләнүләре барыбызга да зур шатлык булып иреште. Киләсе елга әнә шундый сөенечләр белән аяк бастык.
Әңгәмәне Фарваз Кәюмова әзерләде.
Фото: редакция архивыннан алыныды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әдәбият