Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Чит илгә барам дисәң...

Заманалар үзгәрә. Хәзер безнең район халкы арасында да чит илгә чыгучылар байтак. Берәүләр эше буенча барса, күпчелек җылы якларга ял итәргә чыга инде. Чит илгә барам дисәң, документлар, беренче чиратта чит ил паспорты алу хәстәрен күрергә кирәк. Аны алу тәртипләре турында Россия Федерация миграция службасының Татарстан Республикасы буенча идарәсе Балык...

Заманалар үзгәрә. Хәзер безнең район халкы арасында да чит илгә чыгучылар байтак. Берәүләр эше буенча барса, күпчелек җылы якларга ял итәргә чыга инде. Чит илгә барам дисәң, документлар, беренче чиратта чит ил паспорты алу хәстәрен күрергә кирәк. Аны алу тәртипләре турында Россия Федерация миграция службасының Татарстан Республикасы буенча идарәсе Балык бистәсе территориаль пункты начальнигы Әлфия Әльмөхәммәтова аңлатма бирә:
-Чит ил паспорты тору урыны буенча федераль миграцион служба бүлекләрендә рәсмиләштерелә. Анда барыр алдыннан эшләүче кешегә гариза-анкета тутырырга, аны эш урынында раслатырга кирәк. Бу анкетаның үрнәге fms. gov. ru сайтында бар. Шулай ук хезмәт кенәгәсенең күчермәсен алып эш урынында раслату зарур. Фотога да төшәргә кирәк булачак. Әгәр дә эшләмисез икән инде, анкета тутырасыз һәм хезмәт кенәгәсе яки пенсия таныклыгы оригиналын алып киләсез. Һәм, әлбәттә , саклык банкында дәүләт пошлинасын түләргә кирәк булачак.
Хәзер Россиядә ике үрнәктәге чит ил паспорты бирелә. Искесенең срогы 5 ел, ә яңа биометрик паспорт 10 ел гамәлдә була. Гадие өчен-1000 сум, биометрик паспорт өчен 2500 сум пошлина түләү каралган. Балалар өчен дә аерым паспорт алырга кирәк. Хәзер балалар ата-аналарның паспортына язылмыйлар. Ә ата-анасы паспортына алдан язылган балалар әлеге паспорт гамәлдән чыкканчы әти-әниләре белән чит илгә чыга алалар. Берничә елдан кайбер илләргә бары тик биометрик паспорт белән генә кертәчәкләр. Шуңа күрә биометрик паспорт ясату отышлырак булып чыга. Шунысы бар, биометрик паспорт махсус җиһазлары булган федераль миграция службасы бүлекләрендә генә бирелә.
Алда әйткәнемчә, чит ил паспортының гамәлдә булу срогы бар. Әмма аның срогы чыкканны көтеп торырга киңәш итмәс идем. Беренчедән, яңасы якынча бер айдан соң гына әзер булачак. Икенчедән кайбер илләргә (мәсәлән, Төркия, Черногория, Израиль, Мисыр, Тайланд) бару өчен документның әлеге илдән кайткач та ярты ел гамәлдә булуы шарт булып тора. Димәк, сезнең иске паспортыгыз октябрь аена кадәр гамәлдә икән, җәйге айларда җылы илләргә бара алмыйсыз булып чыга. Европа илләре буенча да шундый ук хәл. Шенген зонасына керү өчен паспортның гамәлдә булу срогы кимендә 3 ай булырга тиеш.
Сүз ахырында тагын берничә киңәш бирәсем килә. ФМС бүлекләрендә чират тормас өчен алдан epgu. gosuslugi. ru сайтында алдан теркәлергә мөмкин.Моның өчен СНИЛС-мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгы номерын белергә кирәк. Чит ил паспортын алыштырганда искесен тапшырырга ашыкмагыз. Бигрәк тә анда шенген визалары булса.ОФМС та аны гамәлдән чыгаруны сорагыз һәм үзегездә саклагыз. Бу сезгә яңа визалар алганда ярдәм итәчәк.

Фото yandex.ru сатыннан алынган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев