Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Быел кабат корылык булачак, диләр

Быел күп кенә илләрнең кайбер төбәкләрендә көчле корылык булу ихтимал икән. Галимнәр безне шулай куркыта. Җир шарында беренче тапкыр мондый көчле корылык - 977-981, икенчесе - 1146-1151 елларда булган. Белгечләр бу хактагы мәгълүматны кулъязмалардан һәм агачлар­ның боҗраларыннан укып белгән. Әлеге хәл безне дә шомландыра. Чөнки соңгы елларда Россия дә корылыктан...

Быел күп кенә илләрнең кайбер төбәкләрендә көчле корылык булу ихтимал икән. Галимнәр безне шулай куркыта. Җир шарында беренче тапкыр мондый көчле корылык - 977-981, икенчесе - 1146-1151 елларда булган. Белгечләр бу хактагы мәгълүматны кулъязмалардан һәм агачлар­ның боҗраларыннан укып белгән.

Әлеге хәл безне дә шомландыра. Чөнки соңгы елларда Россия дә корылыктан тәмам интегә. 2010 елда булган үзәк өзгеч эссе көннәр турында халык әле дә куркып искә ала. Метеорология өлкәсен өйрәнүче Россия галимнәре, бу елдагы аномаль эссе көннәрнең ни сәбәптән булуы турында уртак фикергә килә алмый. Күпчелек галимнәр фике­рен­чә, корылык көчле антициклон нәтиҗәсендә килеп чыккан булырга мөмкин.

Мәгълүматларга күз салсак, Россиядә корылык йөз елга биш мәртәбә була икән. Әмма кайберсе аеруча нык зыян китерә. Һава температурасы тиешле нормадан артып китә һәм авыл хуҗалыгы өлкәсенә зарар сала. Галим­нәр, 1890 елдан алып 2010 елга кадәр булган аралыкны өйрәнеп, 40 тапкыр корылык булуын ачык­лаган. Быел да халыкны сөендерерлек яңа­лык җит­кер­миләр. Россиянең кайбер төбәкләре игенчелә­ренә кабат коры һава шартларында иген үстерергә туры килмәгәе.

Белгәнебезчә, Татарстан да инде менә ничә еллар корылыктан иза чигә. 2009 елдан бирле иң кирәк вакытта яңгыр яумый тилмертә. Бары 2011 елда гына бераз җиңел сулап яши алдык. Тик 2010 елда булган эссе җәй күп кенә югалтуларга китерде. Ул елда чәчелгән бөртек­ле­ләрнең яртысы диярлек юкка чыкты. Шушы вакытта иген­челәр 30 млрд сумлык зыян күрде. Федераль үзәк­тән бирелергә тиешле яр­дәм­не берничә айлап көтәр­гә туры килде. 2012, 2013 елларда да хәлебез мактанырлык булмады. Инде менә кабат бөртеклеләргә иң кирәк вакытта җиргә бер тамчы яңгыр төшми. Белгечләр аң­латуынча, игеннәр тишелеп чыккан чорда 10 көн дәва­мында явым-төшемнәр булмаса, уңышка зыян килә икән. Тик, кызганыч, яңгыр яумаганга да ике атнадан артык вакыт узып бара. Синоптиклар да күңелне юатырлык яңалык әйтми. Бары атна ахырында кайбер урыннарда гына яңгыр вәгъдә итәләр.

Республика игенчеләре корылыктан ничек саклана? Татарстанда алдагы елларда да корылык булырмы? Бу хакта алдагы саннарда тулырак яктыртачакбыз.

матбугат нокта ру сайтыннна

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев