Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Бушлай җир участоклары

Билгеле булганча узган ел күп балалы гаиләләргә бушлай җир участоклары бирүгә кагылышлы федераль һәм республика законнарына үзгәрешләр кертелде. Кайбер мәсьәләләрне аңлатуын сорап Балык бистәсе муниципаль район милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Р.Рәшитовка мөрәҗәгать иттек. -Роберт Рәфыйкович, бушлай җир участоклары кемнәргә һәм нинди максатлар өчен бирелә? -Бушлай җир участоклары Татарстан...

Билгеле булганча узган ел күп балалы гаиләләргә бушлай җир участоклары бирүгә кагылышлы федераль һәм республика законнарына үзгәрешләр кертелде. Кайбер мәсьәләләрне аңлатуын сорап Балык бистәсе муниципаль район милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Р.Рәшитовка мөрәҗәгать иттек.
-Роберт Рәфыйкович, бушлай җир участоклары кемнәргә һәм нинди максатлар өчен бирелә?
-Бушлай җир участоклары Татарстан территориясендә даими яшәүче җир участогы алуга гариза бирү датасына гаиләсендә 18 яше тулмаган 3 һәм аннан да артыграк балалары, шул исәптән үги балалары, уллыкка, тәрбиягә алган балалары булган гаиләләргә бирелә. Моннан тыш бу закон үз көченә кергән көнгә баласына 18 яше тулган күп балалы гаиләләргә дә җир участогы бирү каралган. Бу очракта балага 2011 елның 17 июненә кадәр 18 яшь тулмаган булырга тиеш.
Бу җир участокларын (0,06 дан 0,20) торак, дача төзелеше, шәхси ярдәмче хуҗалык, яшелчәчелек, бакчачылык белән шөгыльләнү өчен файдаланырга мөмкин.
-Күп балалы гаиләләргә җир участогы бирү тәртибе ничек?
-Безнең район территориясендә даими яшәүче гражданнарга җир участоклары аның чикләрендә яки гражданинның ризалыгы белән башка муниципаль берәмлекләр территориясендә урнашкан муниципаль районның милке булган участоклардан да бирелә.
Җир алу тәртибе түбәндәгеләрдән гыйбарәт. Ата-аналарның берәрсе муниципаль район милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына гариза белән мөрәҗәгать итә. Гариза бирелгән көннән бер ай дәвамында палата гариза бирүчене җир участогы алуга хокукы булган гражданнар исемлегенә кертү турында карар кабул итә һәм әлеге гражданинга исәп номеры бирә. Җир участогы чират тәртибендә, әмма исемлеккә кертелгән көннән бер елдан да соңармыйча бирелергә тиеш.
-Гариза белән бергә нинди документлар тапшырырга кирәк?
-Гариза бирүченең паспорты, аның иренең (хатынының) паспорты, балаларның туу турында таныклыгы, баланы уллыкка алу турында суд карары, опекунлык яки попечительлек билгеләү турында акт, опека һәм попечительлекне башкару турында килешүне алып килергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X