Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Бу очракта мин хаклымы?

«Кибеттән телефон сатып алган идем, җиде көннән соң ватылгач, сатучыга барып акчасын кире кайтаруларын сорадым. Әмма, ул телефонны алып калды да, бераз көтәргә кирәклеген әйтте. 20 көн үткәч телефонны төзәттеләр килеп алыгыз, дип шалтыратты. Бу очракта мин телефоннан баш тартып акчамны кайтаруларын таләп итә аламмы? Аңлатма бирсәгез иде. Р.Хөснуллин.»

Бу хат буенча район кулланучылар хокукын яклау оешмасы белгече Зөлфия Вәлиәхметова безгә түбәндәге җавапны юллады:
"Сезнең сүзегез буенча сатучы хокукыгызны бозган. Чөнки, ул сез алган товарга болай үз белдеге буенча карар кабул итеп, ремонт остахәнәсенә җибәрергә тиеш түгел иде. Закон нигезендә, ул сез сатып алган көннән башлап, 10 көн вакыт эчендә товарыгыз өчен акчаны кире кайтарырга бурычлы иде. Күргәнебезчә, сезнең телефонны гарантия буенча ремонтка озатканнар. Димәк, ул җитештерүче гаебе белән ватылган. Бүгенгесе көнне кимчелекләр төзәтелсә дә сез суд ярдәмендә акчаны кире кайтара аласыз. Моннан тыш, закон нигезендә, сатучыдан килешү шартларын үтәмәгән өчен, телефон бәясенең бер проценты күләмендә акча таләп итү хокукыгыз да саклана".
Фото:

http://www.liveinternet.ru/community/1726655/post64971192/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев