Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Безгә яныймы?

Элек терроризм белән бәйле вакыйгаларны зур игътибар белән күзәтә идем. Соңгы вакытларда район биләмәсендә озын кара сакаллы, чапанлы кешеләрне күргәч шүрләп куям. Терроризм кебек яман чирләр безгә дә яныймы икән? Шулар хакында аңлатма бирсәгез иде. З.Садыйкова. Балык бистәсе.

Бу сорауга җавап итеп район эчке эшләр бүлеге урынбасары, полиция полковнигы Ралиф Фәхретдинов язмасын тәкъдим итәбез.
"Районыбызда соңгы вакытларда дөньяга төрле карашлы бик күп чит ил гражданнары яшәсә дә, оператив хәл тыныч кала. Барысын да дөресен бәян итеп сөйләргә кирәктер, чирне яшерү яман хәлгә китерергә мөмкин дип хак әйтә бит халык. Балык бистәсе районы биләмәсендә дә рәсми рәвештә беркайда да теркәлмәгән "Таблиг" хәрәкәте яклы 13 кеше бар. Аның 2 се район үзәгендә яши.
"Балык бистәсе Джаматы" составында террористлык эшчәнлектә катнашкан бер кеше хөкем ителгән иде. Ул бүген үзенә тиешле җәза вакытын үти. Районда "Хисб-Ут-Тахрираль-Ислами" халыкара террористик оешмасында катнашкан ике граждан яши. Шулай ук районыбыз биләмәсендә законсыз кораллы хәрби часть составында Чечняда "Кавказ" дип исемләнгән хәрби кыр лагерында диверсион эшкә әзерлек үткән һәм бу гамәлләре өчен хөкем ителгән бер граждан да бар. Район эчке эшләре бүлегенең оператив подразделение хезмәткәрләре алар белән даими очрашып көндәлек эшләре, яшәешләре, уй-планнары белән кызыксыналар. Тикшерүләр вакытында район мөселманнарының "Таблиг" хәрәкәтендә катнашучылары 2006 елдан бирле Ислам динен киң пропагандалау максатыннан республикабыз район авылларында йөрүләре мәгълүм булды. Алар белән шулай ук район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре республиканың куркынычсызлык советы органнары белән берлектә якыннан кызыксынып яшиләр. Тадҗикстаннан Шумково авылына кайтып яшәүче 39 яшьлек ирнең 14 ел дәвамында Әфганстан, Пакистан зонасында сугышчан хәрәкәтләрдә катнашуы мәгълүм булды. Бүгенгесе көнне ул гаиләсе белән даими яшәү өчен Төркиягә күчеп китте. Әлегә районыбызда дини мөнәсәбәтләрдә һәм милләтара аңлашылмаучанлыкларга бәйле низаг, дошманлашу күренешләренең теркәлгәне булмады».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев