Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Балыкбистәлеләр кәгазь гәҗитме әллә аның электрон вариантны өстән күрәләр?

Бүгенге көндә фән казанышлары әйтеп бетергесез зур үрләр яулый. Кәрәзле телефоннарны бакчага йөрүче сабый да куллана ала.

Мәктәп яшендәге балалар компьютерны остазларына караганда да яхшырак белә. Компьютер тормыш кирәк-ярагына әйләнде, ул һәр йортта диярлек бар. Интернет барлыкка килү белән без үзебезгә кирәкле күп мәгълүматларны таба алабыз. Вакытлы матбугатның, китапларның электрон вариантлары дөнья күрде.

Халык кайсын өстен күрә? Яшьләр, урта буын кешеләре нәрсә сайлый соң: гәҗитнеме, әллә электрон версиянеме? Әйдәгез, бергәләп райондашларыбызның фикерләрен күз ташлыйк.

Ания, 50 яшь;

-Минемчә, икесе дә кирәкле. Вакытлы матбугатны яратып укыдым, хәзер дә яздырам. Компьютер мониторына төбәлеп утырганчы җайлырак та, күңеллерәк тә. Аларның килүен көтеп алам. Интернет булуы да бик уңайлы. Эш өчен кирәк мәгълүматны тиз генә эзләп табасың. Ләкин, гәҗитнең электрон вариантын укып утыру минем өчен уңайсыз.

Гөлүсә Мәхмүтова, 30 яшь:

-Газетаны тотып укуырга яратам, буяу исен тою, кыштырдавын ишетү күңелгә ятышлы. Электрон версиягә караганда матбугатны үз итәм. Укый башлыйм да, вакытым тар булса куеп торам, эшем беткәч дәвам итәм. Басма матбугат тел байлыгын арттыра, хәтерне яхшырта әле. Информация кирәк булса, электрон версияне күз йөртеп алам.

Антонина Тимофеева, пенсионер:

-Район газетасын күптәннән алдырам. Беренче биттән соңгысына кадәр бер җөмләсен дә калдырмыйча укыйм. Бигрәк тә тормышка кагылышлы, мәктәп, спорт яңалыклары белән кызыксынам. Укучыларымның уңышларына сөенәм. Компьютерда эшләргә, сайтларга керергә өйрәнәм әле. Электрон версиядә төсле фотолар күп. Шуларны карарга хыялланам.

Сәрия, 12 яшь:

-Мин гәҗитнең матбугат басмасын, ә китапның электрон вариантын укырга яратам. Бу көннәрдә Юлия Шилованың романын укый башладым. Миңа гәҗитнең басма һәм электрон варианты да бик кирәк.

Фикерләрне Гөлназ Зарипова язып алды.

Фото:http://ultraslim.besaba.com/?diet=ultraslim&poxudenie

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев