Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Балыкбистәлеләр истә калган татлы мизгелләре белән уртаклаштылар

Яңа елдан олысы да, кечесе дә сихри могҗиза көтә. Хәтерендә уелып калган Яңа ел кичләрен барлый. Әйдәгез. Кайбер райондашларыбыз белән шундый хатирәләрне хәтер сандыгыннан укучыбыз игътибарына тәкъдим итиек әле.

Виктор:

-Без, юлчылар, Яңа елны һәрвакыт күңелле каршылыйбыз. Коллективыбыз зур күбесе юмор хисен аңлый, оригиналь идеялар белән яши. Берәүләр Убырлы карчык, икенчеләр Клоун булып киенә. Без җимертеп эшли дә, ял да итә беләбез.

Антон:

-Бала чактан Яңа елны түземсезлек белән көтеп ала идем. Балык бистәсе мәктәбенең өченче сыйныфында укыганда коридорда җыр ,биюләрне өйрәнә идек. Чыршы бәйрәменә зур хәстәрлек белән килеп, Кыш бабай кулыннан бүләкләр алуы күңелле иде. Конфетлар арасыннан иң элек сагызны сайлап ала идек. Мандариннар белән Яңа елда гына сыйландык.

-Лиза:

16 яшемдә Яңа ел кичәсе аеруча хәтердә калган. Мин анда шәһәр егете белән таныштым. Очрашу истәлеге булып альбомда фоторәсем әле дә саклана. Бу минем яшьлегемдә иң күңелле мизгел булып истә калды.

Любовь:

-Дүрт ел элек "Агрохимсервис" җитәкчесе Айрат Сафин үз хезмәткәрләре өчен бик күңелле Яңа ел кичәсе оештырды. Ул көнне без рәхәтләнеп күңел ачтык. Бу иң яхшы бәйрәмнәрнең берсе булып хәтердә калды.

Катя:

- Балалар бакчасында эшләгәндә Яңа ел кичәләрендә Кыш бабай булып киенә идем. Балаларга иң мөһим теләгегез нинди дигән сорауга берсе яныма килде дә "миңа әниемне кайтар әле" диде. Шул вакыт күзләремә яшьләр килде. Мин аны бик кызгандым.

Игорь:

Яңа елга мин иң элек кыш бабай белән очрашу өчен бара идем. Аның тавышы әтинекенә ошаш булса да, әкиятләргә, Кыш бабайның чын булуына ышана идем. Ул миңа ел буена хыялланган бүләгемне бирә иде.

Таңсылу Михаҗева язып алды.

Фото: http://www.9oboev.ru/download/40255/1920x1080/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев