Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Балык Бистәсенең остаханәсе кайсы яхшырак?

"Районыбызда автомашиналар саны туктаусыз артып торуы күп кенә остаханәләр ачылуына сәбәп булды. Тик менә аларның кайсысын сайларга кирәклеген белә алмыйбыз. Безгә шул уңайдан нинди сыйфатлары буенча сайларга кирәклеген әйтеп белгеч киңәшен урнаштырсагыз бик рәхмәтле булыр идек. С.Кузнецова. Балык Бистәсе."

Әлеге укучыбыз соравына район кулланучылар хокукын яклау оешмасы белгече Зөлфия Вәлиәхмәтова җавабын урнаштырабыз.

-Әйе, районыбызда шәхси автомашиналар саны елдан-ел артып тора. Күпне күргән, бай тәҗрибәгә ия булган агайлар да, яңа гына мәктәпне тәмамлаганнар да руль артына утыра. Автомашина йөртү күнекмәсе аз булуы һәм табигать шартларының уңайсызлыгы нәтиҗәсендә юлларда һәлакатләр кабатланып тора. Сафтан чыккан автомашинаны һәркемнең тизрәк төзәтеп кабат юлга чыгасы килә. Әмма бу очракта ашыгырга кирәк түгел. Кайбер автомобильчеләр төзексезлекне үзе бәяләсә, икенчеләр белгеч киңәшенә таяна. Бу дөрес хәл. Районыбызда да бүген сервис үзәкләрендә яхшы белгечләр байтак. Автомашинаны ремонтлау өчен читкә чыгып китәсе дә юк. Тик менә остаханәгә автомашинаны тапшырганда берничә кагыйдәне истән чыгармаска киңәш итәр идек. Беренчедән, бервакытта да ашыгып автомашинагызны ике арада булган телдән килешү нигезендә төзәтергә калдырмагыз. Бу процесс документлаштырырга, тапшыру-кабул итү акты нигезендә тапшырылырга тиеш. Икенчедән, сервис үзәге белгече белән киңәшләшеп анда нинди төзекләндерү эшләре башкарыласын алдан килешегез. Аннан соң гына боларның барысын да документта теркәргә кирәк. Анда исә кайсы узелын төзәтәсе, нинди запас частьларын алыштырасы һәм эш өчен нинди суммада акча түләргә тиешлеген барысын да җентекләп күрсәтергә кирәк. Соңыннан ремонтка тапшыручы һәм остаханә мөдире тарафыннан документ имзалана һәм мөһер белән беркетелә. Боларның барысы хакында да мөмкин кадәр күбрәк белергә теләгән райондашларыбыз турыдан-туры безгә мөрәҗәгать итә алалар.

Идрис Аметов язып алды.

Фото: petropavlovsk.sko.sland

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: автомашиналар саны туктаусыз артып торуы

2
X