Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Балык бистәсе муниципаль районының 2012 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2013 елга бурычлары турында

Татарстан Конституциясенең 20 еллыгы тарихи әһәмиятен ассызыклап бүгенге заман дәүләтчелеген формалаштыруда зур әһәмияткә ия булуын күрсәтте. Елның төп социаль-мәдәни вакыйгасы буларак, Балык бистәсе районының 85 еллык юбилеен билгеләп үтү иде. Бу бәйрәм чарасы "Газпром-балаларга" программасы буенча төзелгән яңа стадионда үтте. Аңа бик күп кунаклар, Балык бистәсеннән чыккан күренекле шәхесләр, хезмәт...

Татарстан Конституциясенең 20 еллыгы тарихи әһәмиятен ассызыклап бүгенге заман дәүләтчелеген формалаштыруда зур әһәмияткә ия булуын күрсәтте. Елның төп социаль-мәдәни вакыйгасы буларак, Балык бистәсе районының 85 еллык юбилеен билгеләп үтү иде. Бу бәйрәм чарасы "Газпром-балаларга" программасы буенча төзелгән яңа стадионда үтте. Аңа бик күп кунаклар, Балык бистәсеннән чыккан күренекле шәхесләр, хезмәт һәм сугыш ветераннары, производство алдынгылары һәм район кунаклары кайткан иде. Район белән шәһәрләрне бәйләп социаль-мәдәни дуслыкны ныгытуда актив эшләүче якташлык җәмгыятьләре турында да берничә сүз әйтми мөмкин түгел. Казан шәһәрендә-аны Президент каршында мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Миннәхмәт кызы Һашимова, ә Яр Чаллы шәһәрендә "Шәһри Чаллы" газетасы баш мөхәррире Рахман Галимулла улы Шәфыйгуллин җитәкли.
Аеруча әһәмиятле милли проектларны тормышка ашыру федераль-региональ һәм муниципаль программаларны киң куллану нәтиҗәсендә соңгы елларда районның икътисадын үстерү һәм ныгыту буенча эшлекле һәм инвестицион активлыкны арттыруга, социаль өлкәдә ситуацияне, халыкның яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелде. Тулаем алганда, районда социаль-икътисадый, сәяси тотрыклылык сакланды. Барлык социаль учреждениеләрнең эшчәнлегенә тиешле шартлар тудырылды. Предприятиеләрнең икътисадый торышы тотрыклылыгына ирешү өчен максатчан эш алып барылды. Халыкка яхшы яшәү шартлары тудыру, аларны социаль яклау, җәмәгать куркынычсызлыгы һәм хокук тәртибен саклау буенча тиешле чаралар күрелде. Аеруча мөһим булган макроикътисадый күрсәткечләрнең үсешенә ирешә алдык. 2011 ел белән чагыштырганда тулай продукция җитештерү 8,4 процентка артты. Хезмәт базарында хәлләр уңай якка үзгәрде. Алдагы еллар белән чагыштырганда эшсезләр саны 21 процентка кимеде. Хезмәт базарында икътисадый үсеш халыкның тормыш хәлен яхшыртуга этәрде. Яшь гаиләләр һәм яңа туган балалар саны артты. 2012 елда 247 бала туды, ул алдагы еллар белән чагыштырганда 17 процентка артык. Яңа гаиләләр дә 9 процентка артты. Күргәнебезчә, яңа үсеш динамикасы күзәтелә. Табыш алу тармагында да уңай үзгәрешләр бар. Халыкның уртача җан башына табыш алу күләме 11 процентка артты һәм ул 8060 сум тәшкил итә. Быел да бу күрсәткечне арттыру, шул нигездә табыш алу дәрәҗәсен 8945 сумга җиткерү бурычы тора.
Предприятиедә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 13098 сумга җитте (үсеш 17 процент). Нәтиҗәдә, барлык производство һәм бюджет тармакларында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хаклары 12065 сум тәшкил итте (үсеш 22 процент). Сәламәтлек саклау 12530 сум, ә мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрнеке 9608 сум тәшкил итә (үсеш 15 процент).
Авыл хуҗалыгы
Элеккегечә агропромышленность комплексы районның төп әһәмиятле икътисадый тармагы булып исәпләнә. Узган ел авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү алдагы ел дәрәҗәсеннән 101 процентка артты. Тулай продукция күләме авыл хуҗалыгында 787 миллион сум тәшкил итте. Күпчелек акчалата табыш авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерүдән һәм хезмәт күрсәтүдән алынды. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне үстерү һәм реализацияләнгән товардан табыш алу нәтиҗәсендә 2012 елда хезмәт хакы 18 процентка артты һәм ул 10172 сум тәшкил итә. Үз вакытында авыл хуҗалыгы тармагына комплекслы дәүләт ярдәме күрсәтелде. Һава шартлары уңайсыз килүенә карамастан язгы чәчү һәм урып-җыю эшләре үзвакытында башкарылды. 41,3 мең гектар мәйданда бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 20 шәр центнер уңыш җыеп алынды.
Район хуҗалыкларында терлекләр өчен бер шартлы башка 28,5 центнер сусыл һәм тупас азык берәмлеге әзерләнде. 2013 ел уңышы өчен 13,2 мең гектарда көзге культуралар чәчелде. 10850 тонна бөртекле чәчүлек орлык әзерләнде. Район кырларына 1 гектар сөрү җиренә уртача 39 килограмм исәбенә минераль ашлама кертелде. Терлекчелек тармагында да уңай нәтиҗәләргә ирешелде. Мөгезле эре терлекләрнең баш саны 321 башка артты һәм ул 12723 башка җитте. "Слобода" агрофирмасында дуңгызларның баш санын арттыру исәбеннән зур үсеш күзәтелә. Дуңгызларның гомуми баш саны 12223 башка җитте. Соңгы 4 елда аларның динамик үсеше уңай нәтиҗәләрен бирде.
2012 елда район хуҗалыклары 2837 тонна ит җитештерделәр. Бу сан узган елдагы күрсәткечтән 15 процентка артты. Соңгы елларда сөт җитештерүне дә беркадәр арттыруга ирешә алдык. Һәм ул 14757 тонна тәшкил итте. Сөт күләмен арттыру буенча файдаланылмаган резервлар да күп әле. Киләчәктә бу нияттән "Кулон" акционерлык җәмгыяте Яңавыл янәшәсендә 800 баш савым сыерларына исәпләнгән комплекс төзергә планлаштыра. "Кызыл Шәрыкъ-Агро", "Кулон", "Рацин", "Слобода-Агро", "Солтан", "Гобәйдуллин" фермерлык хуҗалыклары кебек эре инвесторлар тарафыннан авыл хуҗалыгы производствосын модернизацияләү буенча шактый зур эшләр башкарыла. Алар 652 миллион сумлык инвестиция керттеләр.
Бүген районыбызда шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары үсешендә уңай үзгәрешләр күзәтелә.
Төрле юнәлештәге 23 гаилә фермасы эшли. Аның 20 се-югары технологияле.
Промышленность
2012 елда сатылган продукция күләме 1 миллиард 43 миллион сумлык булды. Аның 50 проценты авыл хуҗалыгына туры килә. "Кама плюс" кулланучылар җәмгыяте предприятиеләрендә уңай үсеш динамикасы күзәтелә. "Круг", "Стройкерамика", "Агрохимсервис" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре дә үз эшчәнлекләрен нык яхшырттылар. Татарстан республикасында авыл хуҗалыгы балыкчылыгын үстерү программасын тормышка ашыру кысаларында Балык бистәсендә мәрсин балыгын үрчетү буенча завод төзелә. "Кызыл Шәрыкъ-агро" инвесторы Күгәрчен авылында эшкәртү комплексын сафка бастырачак. Ул елына 2630 тонна ит җитештерүне күздә тота. Биредә 112 кешегә яңа эш урыннары булачак.
Кече һәм урта эшмәкәрлек
Районда барлыгы 718 дән артык кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты эшчәнлек алып бара. Аларның 115 се кече предприятиеләр, 603 е шәхси эшмәкәрләр. Кече эшмәкәрлектә 1,5 меңнән артык кеше мәшгуль. Бу эшкә сәләтле халыкның 26 процентын тәшкил итә. Уртача хезмәт хакы 9300 сум.
Куллану базары
Районның социаль-икътисадый үсешендә куллану базары төп индикатор булып хезмәт итә. Бу тармак шәхси милекчеләр өлешенә туры килә.
Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының куллану базары 295 сәүдә, җәмәгать туклану, көнкүреш хезмәте күрсәтү объектларын берләштерә. Иң күп үсеш "Кама-2" кулланучылар җәмгыяте өлешенә туры килә.
Төзелеш
Узган ел барлык финанс чыганакларыннан капиталь кертем күләме 1 миллиард 50 миллион сум тәшкил итте. Торакны тапшыру 101 процентка үтәлде. Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак хәлләрен яхшырту программасы буенча авылларда 4 шәхси, ике 4 фатирлы йорт файдалануга бирелде. Социаль ипотека программасы буенча 12 фатирлы йорт эксплуатациягә тапшырылды. 4 гаилә аварияле торактан яңа фатирларга күчте. "2013 елга кадәр авылның социаль үсеше" программасын тормышка ашыру кысаларында 2006 елдан башлап 138 гаилә торак хәлләрен яхшыртты. Шул исәптән 42 се яңа гына тораклы булдылар. Чиратта тагын 324 гаилә тора. Ана капиталы буенча торак хәлләрен яхшырту максатында 156 гаилә 54 миллион сум акча алдылар. Быел 200 урынга Ямаш авылында яңа клуб төзеләчәк. Шулай ук Олы Елга, Биектау һәм Күки мәктәпләренә капиталь ремонт үткәрү буенча да әзерлек эшләре бара.
Республикада сәламәтлек саклау учреждениеләрен модернизацияләү программасы буенча районда агымдагы елда 13 фельдшерлык-акушерлык пункты капиталь ремонтланды. Быел тагын Иске Арыш, Яңа Арыш һәм Бәтке авылларында яңа ФАП төзеләчәк. Федераль программа кысаларында Чулман яр буен ныгыту буенча да зур эшләр башкарылды. Районда шәхси йортлар төзелеше дә уңышлы бара. Көнчыгыш микрорайоны тулысынча диярлек төзелеп бетте. Инде төньяк микрорайонда узган ел 12 километр озынлыкта суүткәрү челтәре сузылды. Агымдагы елда да электр, су челтәрләре сузу буенча бу микрорайонда зур эшләр башкарылачак. Соңгы 5 елда районда 147 километр асфальт юл салынды, аның гомуми бәясе 1,5 миллиард сум.
Бюджет
Җирле бюджет керемнәрен формалаштыру районның икътисадый үсешендә иң мөһим дәрәҗәдәге мәсьәлә булып тора. Балык бистәсе муниципаль район бюджеты 2012 ел табыш өлеше 101 процентка үтәлде һәм 496,4 миллион булды. Еллык планда билгеләнгәнчә, чыгымнар өлеше 486,9 миллион сум, ягъни, 98,1 процент тәшкил итә.
Муниципаль милекне идарә итү һәм җир ресурслары
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре үсеше юнәлешендә 2013 елның 1 гыйнварена 535 җир участокларын арендалау буенча килешү төзелде. Җир участокларын арендалаудан узган ел 3,3 миллион сум акча керде. Ул планлаштырылганнан 101,5 процентка артык. Ә муниципаль милек арендалаганнан 144 мең сум, планда каралганнан 171,2 процент тәшкил итә. Бер ел эчендә тулаем авыл хуҗалыгы һәм торак пункт эчендә 121 җир участогы реализацияләнде, аннан 3,1 миллион сум акча керде. Федераль закон нигезендә күп балалы гаиләләргә торак төзү максатыннан 184 гаилә җир участогы алдылар.
Сәламәтлек саклау
Район сәламәтлек саклау тармагында дәүләт сәясәтен тормышка ашырып районның эшкә яраклы кешеләрен саклау, сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан профилактик эшне көчәйтү күздә тотыла. Республика программасы буенча район үзәк хастаханәсенең дәвалау корпусын капиталь ремонтлау дәвам итә. Реконструкция эшендә 130 миллион сум акча тотылачак, аның инде 20 миллионына җиһазлар кайтарылды. Сәламәтлек саклау тармагында кадрлар җитмәү проблемасы актуаль булып кала. Табиблар белән тәэмин ителеш 76 процент. Авылга перспективалы, компетентлы белгечләрне тарту һәрвакыт катлаулы эш булып кала.
Экология
2013 ел Татарстанда экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы булып игълан ителде. Бу нияттән районда шактый эшләр башкарыла. Халыкны су белән тәэмин итү буенча республика бюджеты хисабыннан 7 километр озынлыкта суүткәргеч сузылды. Ике километр суүткәргечкә ремонт үткәрелде, скважиналар яңартылды. Балык бистәсендә каты көнкүреш калдыклары полигонының икенче чиратын сафка бастыру буенча эшләр башлана.
Мәгариф
Районда сәләтле балаларны сайлап алуга зур игътибар бирелә. Бөтенрәсәй фәнни олимпиадасының региональ этабында 47 укучы катнашты. Район 9 призлы урын алды. Математика һәм рус телләреннән бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру төп күрсәткеч булып санала. Мәгариф бүлегенә методик үзәк белән берлектә бу мәсьәләдә тагын да яхшырак эшләргә кирәк әле. Бүген 11 автобус 312 баланы 16 маршрут буенча 9 база мәктәпләренә ташу белән мәшгуль. Белем бирү учреждениеләрен янгыннан саклану системасы белән җиһазлау тулысынча тәмамланды. Узган ел 69 процент кына иде. Барлык мәктәпләр "Электрон мәгариф" юнәлешендә эшли. Интернет технологиясе дә киң кулланыла. 2010-2015 елларга "Киләчәк" конкурсында катнашып 28 иң яхшы укытучы гранд отуга иреште.
Мәдәният
Яңа икътисадый шартларда мәдәният мәсьәләләрендә муниципаль хезмәт күрсәтү тәртибе дә үзгәрде. Районыбызның рухи һәм мәдәни үсеше милли-мәдәни идеяләргә нигезләнергә тиеш. Халыкның массалы ялын оештыру һәм халык иҗатын үстерүдә бүген районыбыз биләмәсендәге клуб учреждениеләрендә 260 үзешчән төркемнәр хезмәт күрсәтә. Аларда барысы 3 меңгә якын кеше катнаша. Халыкның ялын оештыру учреждениеләре киң кырлы күңел ачу, корпоратив чаралар, массалы ял итүләрне төрле бәйрәмнәр һәм истәлекле даталарга багышлап үткәрә. Аның иң күңелле һәм көтеп алынганы Сабантуй, Май чабу, Балыкчылар көне һәм Балык бистәсе оешуга 85 ел тулу чаралары истәлекле булды. Ел дәвамында мәдәният учреждениеләре тарафыннан 7 мең массакүләм чаралар үткәрелеп, аларда 20 меңнән артык кеше катнашты.
Физкультура, спорт һәм туризм
Бу юнәлештә районда зур эшләр башкарыла һәм шактый бай матди-техник база булдырылды. Ике олы спорт объекты да квалификацияле кадрлар белән тәэмин ителде. Заманча җиһазлар алынды. Кышкы айларда район биләмәсендә 22 хоккей тартмалары эшли. Халыкның сәламәт яшәү рәвешен активлаштыру максатыннан даими рәвештә күп төрле спорт чаралары оештырыла. Аларда 8 меңгә якын кеше катнаша, ягъни гомуми яшәүчеләрнең 29 процентын алып тора. Бер ел эчендә генә дә 120 төрдә республика һәм зона ярышлары үтте. Аларда 60 спортчы призлы урын алуга иреште. Районның икътисадый һәм социаль проблемаларын хәл итүдә туризм да мөһим роль уйный. Өстәмә эш урыннары булдырыла. Районның социаль-икътисадый үсешен активлаштыру максатыннан туризм юнәлешендә республика программасына нигезләнеп районда да 2013-2016 елларга район программасын раслау бурычы тора.
Балалар һәм яшүсмерләр белән эшләү
Бу максаттан гражданнар формалаштыруда аларны рухи һәм әхлакый юнәлештә тәрбияләү, иң сәләтлеләрен, әйдәп бару талантына ия булганнарын сайлап алу әһәмияткә ия. Узган ел районда авыл яшьләре форумы булды. Анда күп төрле мөһим булган проблемалар арасында яшьләрне эш белән тәэмин итү, һөнәри осталыкларын үстерү, торак хәлләрен яхшырту кебек мәсьәләләр дә тикшерелде. Яшьләр белән максатчан эш алып баруның уңай нәтиҗәсе буларак елның-елында район биләмәсендә җинаятьчелек динамикасы кими.
Отчет чорында 161 җинаять теркәлде. Бу узган елга караганда 8 процентка, 2008 елга караганда 55 процентка кимрәк. Яшүсмерләр арасында булган ике фаҗигале вакыйганы билгеләп үтми мөмкин түгел. Узган ел ике үсмер үз-үзләренә кул салдылар. Аларны бу адымга нәрсә этәрүен берничек тә аңлатып булмый. Район мәгариф бүлегенә яшүсмерләргә әхлак тәрбиясе бирү буенча дәрестән соң курслар оештырырга кирәк.
Республикабыз халкын террористик актлар һәм дини экстремизм күренешләре тетрәндерде. Дини экстремизм идеологик планда капма-каршы булган субъектлар бәрелешүе аркасында килеп чыга. Җирле үзидарә җитәкчеләре, хокук саклау структуралары чит идеология керүгә киртә куярга тиешләр. Җәмгыятьтә дини һәм милли эсктремизмга карата түзеп тормаслык шартлар тудыру зарур. Дини мәхәлләләрдә, мәгариф учреждениеләрендә эшләр торышын даими контрольдә тотарга кирәк. Пропаганда чаралары киң кулланылырга тиеш. Бу җәһәттән халыкка иң якын торучы җирле үзидарә органнарының роле зур.
Халыкны социаль яклау һәм пенсия белән тәэмин итү
Отчет чорында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, тыл хезмәтчәннәренең, сугышта катнашучыларның һәм һәлак булучыларның толларының социаль-икътисадый проблемаларын чишүгә зур игътибар бирелде. Россия Федерациясе Президентының "Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү турында"гы Указын тормышка ашыру барышында 430 кешенең торак шартлары яхшыртылды.
2012 елда 14 меңгә якын гражданинга социаль яклау чаралары күрсәтелде. Аларга 73 миллион сумнан артык күләмдә акча бүленде. Инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү муниципалитет эшчәнлегенең мөһим юнәлеше. Алар бүгенге көндә 3 мең кеше. Инвалидларның социаль объектларга тоткарлыксыз керүен тәэмин итү буенча муниципаль программа кысаларында торак йортлар, аптекалар, кибетләр пандуслар белән җиһазландырылдылар. 2012 ел дәвамында 500 дән артык инвалидка һәм 100 гә якын инвалид балага социаль яклау чаралары күрсәтелде, санатория-курортларга юлламалар, реабилитация техник чаралары бирелде.
Районда 9521 пенсионер исәпләнә. Бу район халкының 34 процентын тәшкил итә. Шул исәптән 1760 эшләүче пенсионер бар. Бу барлык пенсионерларның 18 проценты. Пенсиянең уртача күләме 7400 сум. 2001 ел белән чагыштырганда 10 процентка артты.
Балыкбистәлеләргә хәйрия эшчәнлеге өчен рәхмәт әйтәсе килә. Ел дәвамында 1 миллион 700 мең сумга якын акча җыелды. Ул аз тәэмин ителгән гаиләләргә, инвалидларга, өлкән яшьтәге гражданнарның хаҗәтләренә бирелде. Уку елы башланыр алдыннан аз тәэмин ителгән гаиләдә тәрбияләнүче 182 балага "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында 180 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелде.
Заманча мәгълүмати коммуникацион технологияләр кертү халыкны хакимият органнары эшчәнлеге белән таныштырып баруның мөһим шарты булып тора. Җирле үзидарә органнарының эшчәнлеге турында мәгълүматлар Балык бистәсе муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырылалар.
Җирле үзидарә органнары тарафыннан коррупция күренешләрен профилактикалау буенча күрелгән чаралар турында җәмәгатьчелеккә мәгълүмат җиткерү буенча системалы эш алып барыла. Отчет елында Балык бистәсе муниципаль районының 2012-2014 елларга коррупциягә каршы яңа программасы кабул ителде. Ел дәвамында коррупциягә каршы тору комиссиясенең 4 утырышы үткәрелде. Аларда бюджет средстволарын максатчан һәм нәтиҗәле файдалануны контрольдә тоту, муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан Россия Федерациясе законнарында каралган чикләүләрне үтәү мәсьәләләре, җирле үзидарә органнарының коррупциягә каршы күргән чаралары һәм башка мәсьәләләр каралды. Шулай ук "Конкуренцияне яклау турында"гы Федераль Законның положениеләрен тормышка ашыру юнәлешендә җирле үзидарә органнарының эшчәнлегенә бәя бирелде.
Районда җирле үзидарә тарафыннан муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең 70 регламенты расланды. Шуларның 39 ы ведомствоара элемтә элементлары белән. 2012 елның 7 аенда җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча гаризаларның 1027 сен дәүләт хакимиятенең башка органнарына юнәлттеләр. Районда яшәүчеләр ЗАГСка гариза бирә алалар. Балалар бакчаларына урын алу өчен чиратка басалар. Шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрен тикшерү өчен, салымнар һәм башкалар турында да белү мөмкинлеге бар.
Хакмият органнары эшчәнлегенә бәя бирү инструменты-"Халык контроле" эшләтеп җибәрелде. Бу системаның эшләү чорында 6 мөрәҗәгать керде. Аларның 3 се юлларны төзекләндерү, 1 се законсыз рәвештә сарай салу, 1 се чүп түгү урынын бетерү, 1 се авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә кагылышлы иде. Барлык мөрәҗәгатьләр вакытында каралдылар, кимчелекләрне бетерү буенча чаралар күрелде.
Отчет чорында 10 утырыш үткәрелде. Аның 6 сы кичектергесез мәсьәләләрне хәл итү өчен чираттан тыш җыелдылар.
2012 елда законнарның үзгәрүе шартларында норматив-хокукый базаны камилләштерү район Советының төп бурычларыннан берсе булды. Депутатлар тарафыннан 64 мәсьәлә буенча карар кабул ителде.
Россиядә участок сайлау комиссияләрен формалаштыру буенча яңа система кертелде. Төп яңалык-хәзер участок сайлау комиссияләре әгъзалары 5 ел срокка сайланалар. Бүгенге көндә башкарма комитет тарафыннан 47 сайлау участогы оештырылды. Аларның чикләре һәм сан ягыннан составы "Авыл офыклары" район газетасында бастырылды. Бүгенге көндә участок сайлау комиссияләре составына кандидатлар буенча тәкъдимнәр керә. Алда безне мөһим сайлау кампанияләре көтә. 2014 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар, 2015 елда Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль сайлаулар, 2016 елда Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар, 2018 елда Россия Президентын сайлаулар.
Узган сайлау нәтиҗәләре буенча "Бердәм Россия" үзенең сәяси позицияләрен саклап кына калмыйча сайлаучыларның ышанычын тагын да күбрәк яулауга иреште. Бүгенге көндә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге 1234 әгъзаны берләштергән нык оешма. "Бердәм Россия" партиясеннән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Борисович Богуславскийга, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Анатольевич Самаренкинга районда алып барган хәйрия эшчәнлекләре өчен зур рәхмәт белдерәм.
Форсаттан файдаланып 2012 ел нәтиҗәләре буенча югары нәтиҗәләргә ирешкән алдынгыларыбызны билгеләп үтәсем килә:
ООО "Логос" комбайнчысы Николай Афанасьев, ОАО "Масловский" комбайнчысы Габделхәй Йосыпов, ООО "Аяз-Ойл" сыер савучысы Илзирә Габдрахманова, ООО "Слобода" дуңгыз караучысы Мария Токранова, ООО "Балык бистәсе азык-төлек корпорациясе" механизаторы Үзбәк Мусин, ООО "Кулон" агрофирмасы механизаторы Ринат Шәрәфиев, ООО "Стройтитан" генераль директоры Илнур Сабитов, ООО "Строитель-5" баш инженеры Газинур Баһавиев, Котлы Бөкәш амбулаториясе табибы Госман Әгъзамов, Юлсубино мәктәбе математика укытучысы Гөлназ Гыйлемханова, "Березка" балалар бакчасы тәрбиячесе Светлана Баранова һәм башкалар үз эш урыннарында үрнәк булып торалар.
Йомгаклап шуны әйтәсем килә: узган ел ирешкән нәтиҗәләр районның үсеш юнәлешләре дөрес булуын дәлилли. Киләчәктә тотрыклы, икътисадый үсеш республика икътисадында лаеклы урын алырга мөмкинлек бирер дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X