Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Балаларга Яңа елга нинди кием сайларга?

Яңа Ел бәйрәме якынлашкан саен һәрбер әти-әни баласын, әби-бабай оныгына чыршы тирәсендә чыгыш ясар өчен матур әкият, мультфильм геройлары костюмнарын сайлыйлар.

Мондый очракта нинди кием сайласак отышлырак булыр икән соң? Сатып алган кием баланың күңеленә ошамаса, аны кире тапшыруыда кыен бит әле. Шул уңайдан без райондашларыбызга булышу ниятеннән район кулланучылар хокукын яклау оешмасы белгече Зөлфия Вәлиәхмәтова киңәшенә колак салсагыз файдалырак булыр дип ышанабыз.

Яңа ел бәйрәме кәефе өлкәннәрнең балаларга алган бүләгенә нык бәйле инде ул.Шуңа күрә әти-әнигә яисә әби -бабайга бу бәйрәм киче мәңгегә күңелдә уелып калсын өчен бик нык үз фонтазияләрен эшкә җигәргә кирәк булачак. Яхшы сыйфатлы, зәвыклы итеп, бик матур һәм уңайлы тегелгән кием һәркемдә уңай эмоция тудырырга тиеш. Костюм сайлаганда аның кайда һәм кем тарафыннан җитештерелгәне хакында язылганнар белән җентекләп танышырга кирәк. Кием уңайлы, йомшак тукымадан тегелгән һәм бик җиңел булырга тиеш.Ул кысып тормасын, хәрәкәтләнгәндә уңайлы, сөртенеп егылу куркынычы булмаслык итеп тегелгәнен сайласагыз үзегезнең дә, нәниләрнең дә кәефләре бозылмас. Гадәттә чыршы тирәсендә уйнау өчен кием белән бергә битлектә сатыла. Аны сайлаганда тышкы һәм эчке тегелешенә зур игътибар бирергә кирәк. Бигрәктә аның тегелеше уңайлы булуы һәм химик матдә исе килмәвенә инану зарур. Әгәр инде сайлап алган товарыгыз баланың күңеленә ошамаса бердә борчылырга кирәкми. Закон нигезендә алган киемне сез, сатып алган көнне исәпкә алмыйча, 14 көн эчендә алыштырырга хокуклы. Әлбәтә инде тапшырасы товарыгыз яхшы хәлдә, киелмәгән һәм таушалмаган булырга тиеш. Сатуда үзегезгә охшаганы булмаса сез аның акчасын кире кайтаруларын таләп итә аласыз.

Җавапны Идрис Аметов язып алды.

Фото: редакция архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар