Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Авылның киләчәге яшьләр кулында

Узган пәнҗешәмбе көнне район Мәдәният йортында авыл яшьләренең форумы булып узды. Анда яшьләр үзләрен борчыган проблемалар, киләчәккә планнар, авылны үстерү перспективалары, районның социаль-икътисадый мәсьәләләрен чишүдә яшьләр тоткан урын турында сөйләштеләр.

Район Мәдәният йортына туган якның киләчәгенә битараф булмаган, үз язмышларын авыллары белән бәйләргә теләгән яшьләр җыелган иде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе М.Гафаров район авылларының социаль-икътисадый хәле турында сөйләде.
-Авылның киләчәге сезгә бәйле,-диде ул. Яшьләргә өметләнүебез очраклы түгел. Кызганычка каршы бүгенге көндә авыл хуҗалыгында өлкән яшьтәге кешеләр эшли. Аларга алмашка кемнәр килер. Авылда социаль инфраструктураны, икътисадны үстерү юнәлешендә мәгълүм эшләр башкарыла. Эре инвесторлар килде. Алар авыл хуҗалыгын күтәрергә булышалар. Хәзер гаилә фермаларына игътибар арттырылды. Дәүләт аларны үстерүгә субсидияләр бирә. Безнең районда 12 шундый ферма бар инде. Якын вакытта аларны 25 кә җиткерү планлаштырыла. Республикада авылны үстерү стратегиясенә продукция җитештерү генә түгел, ә бәлки аны эшкәртү принцибы да салынган. Бу бурычларны хәл итүдә авыл яшьләре дә катнашырга тиешләр.
Аннары М.Гафаров районда соңгы вакытта төзелгән объектлар, авылда белгечләрнең җитешмәве, студентлар белән максатчан контрактлар һәм башкалар турында сүз алып барды.
Яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы А.Пулатов бүлекнең эшчәнлеге, яшьләргә патриотик тәрбия бирү, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү, бу өлкәләрдәге проблемалар, киләчәккә планнар турында сөйләде.
Залга җыелган яшьләр "Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе" региональ оешмасының рәисе М.Заһидуллинаның чыгышын игътибар белән тыңладылар. Ул "Татарстан Республикасында авыл яшьләре" республика программасының тормышка ашырылу барышы, бу программа кысаларындагы чаралар, авыл яшьләренең социаль һәм икътисадый активлыгын арттыру өчен тудырыла торган шартлар турында чыгыш ясады. Аннан соң аграр яшьләр берләшмәсенең район бүлеге рәисе Д.Низамов районда да шундый программа кабул ителүе турында хәбәр итте.
Балык бистәсе яшьләре барыннан да бигрәк сәхнәгә район башлыгы И.Валеевның күтәрелүен көттеләр. Аңа күп санлы язмача сораулар да бирделәр. Район башлыгы яшьләрдән кергән тәкъдимнәрне ныклап өйрәнергә вәгъдә бирде.
-Мин авыл яшьләре алдында торган проблемаларны аңлыйм,-дип башлады ул үзенең чыгышын. -Авыл картая, яшьләрсез ул бөтенләй юкка чыгачак. Авылда эш тә юк диярлек. Торак белән зур проблемалар. Боларга минем дә күңелем борчыла. Авыл хуҗалыгын торгызырга, авылның инфраструктурасын үстерергә кирәк. Бу юнәлештә мәгълүм эшләр алып барыла инде. Әмма тагын да күбрәк эшләргә кирәк. Яшьләргә һәр яклап булышу, аларның проблемаларын хәл итү, авылда төпләндерү-районның социаль-икътисадый үсеш стратегиясендә приоритетлы бурычлар булып калалар. Әмма яшьләр үзләре дә активлык күрсәтергә тиешләр. Бу юнәлештә сезгә уңышлар, энтузиазм, оптимизм телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев