Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Армиядә хезмәт итәргә кирәкме?

Көзге чакырылыш алдыннан без район халкыннан шундый сорауга җавап эзләдек. Һәм төрле фикерләр ишеттек

Зәринә, 42 яшь:

-Россия Федерациясе Конституциясе буенча барлык ир-егетләр армиядә хезмәт итәргә бурычлы. Беренче чиратта, ир-егет үз йортын, әти-әнисен, сөйгәнен якларга тиеш. Сыра шешәсе күтәреп йөргәнче армиядә хезмәт итүең хәерлерәк. Һәр ир-егетнең хәрби белеме булырга тиеш. Ул автоматны сүтеп-җыя һәм аннан ата белергә тиеш. Әмма аны тормышта кулланырга Ходай язмасын. Ничә тапкыр безнең илне басып алырга тырышып карадылар, ләкин берсе дә булдыра алмады. Чөнки Россия ир-егетләре Ватанны саклый беләләр.

Геннадий, 60 яшь:

-Тормышны өйрәнү өчен хезмәт итәргә кирәк. Армиядә егетләр күп нәрсәгә өйрәнәләр. Мин хезмәт иткән вакытытта армиядә тулы тәртип иде. Без офицерларга хөрмәт белән карадык. Гаебең булса гына җәзага тарталар иде. Гаебсезгә рәнҗетүче булмады.

Армиядән соң мин спорт клубы оештырдым. Егетләр бездә бик теләп шөгыльләнделәр. Аларның берсе Әфганстанда хезмәт итте. Кайткач спорт клубында алган физик әзерлеге өчен рәхмәтен белдерде.

Люда, 40 яшь:

-Армиядә хезмәт итәргә кирәк. Аларга эшкә урнашырга да җиңеллерәк. Минем улым быел студент булды. Институтта хәрби кафедра бар. Ул анда хәрби хезмәткә әзерлек үтәчәк.

Ильяс, 26 яшь:

-Армиядә бер ел хезмәт иттем. Армиягә кадәрле үк грек-рим көрәше буенча спорт мастерлыгына кандидат исеме алган идем. Армия мине үзем теләгән нәрсәгә өйрәтте, дип әйтә алмыйм. Минем белән хезмәт иткән егетләрнең физик әзерлеге дә яхшы түгел иде. Алар белән күнегүләр үткәрергә дә туры килде.

Ирек, 20 яшь:

-Армиядә хезмәт итмичә мин дәүләт органнарында эшли алмас идем. Эчке эшләр гаскәрләрендә хезмәт иттем. Устав буенча яшәдек. Хәрби хезмәт ахырында шәһәрдә патрульлек иттек.

Айрат, 44 яшь:

-Армиядә хезмәт итәргә кирәк. Армиягә кадәр җиңел атлетика белән шөгыльләнгән идем. Шуңа да физик әзерлек белән проблемаларым булмады. Армиядә тормышның кадерен белергә өйрәндем.

Әсгать, 60 яшь:

-Хәзерге заманда армиядә хезмәт итү мәҗбүри түгел дип саныйм. Бер ел эчендә егетләрне бер нәрсәгә өйрәтеп булмый. Хәрби хезмәткәр булырга да өлгермиләр, өйгә кайтырга кирәк. Элек армия-чын армия иде.

Александр, 50 яшь:

-Ана итәгеннән аерылу өчен генә булса да армиягә барырга кирәк дип саныйм. Икенчедән, дәүләт хисабыннан дөнья күреп кайтасың. Мин армиягә әти-әниемнән башка ничек яши алуымны аңлар өчен бардым. Шуңа күрә улыма да армиядән качып калырга рөхсәт бирмәдем. Яхшы гына хезмәт итеп кайтты.

Сораштыруны Таңсылу Минһаҗева әзерләде.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев