Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

8 мартка нинди бүләк көтәсез?

Көннәр җылытып, кояш тәрәзәгә нурларын мул итеп сибә башлауга ук язның иң күркәм бәйрәме-Халыкара хатын-кызлар көне "күз кыса". Бу бәйрәмгә әниләрегезгә, әбиләрегезгә, апа-сеңелләрегезгә, гомер юлдашларыгызга, гыйшык уты тоткан кызыгызга игътибар күрсәтергә онытмагыз! Ни генә дисәң дә, өйнең яме, ашның тәме, ир-атның бәхете хатын-кыздан тора бит! Ә хатын-кызлар үзләре 8 март...

Көннәр җылытып, кояш тәрәзәгә нурларын мул итеп сибә башлауга ук язның иң күркәм бәйрәме-Халыкара хатын-кызлар көне "күз кыса". Бу бәйрәмгә әниләрегезгә, әбиләрегезгә, апа-сеңелләрегезгә, гомер юлдашларыгызга, гыйшык уты тоткан кызыгызга игътибар күрсәтергә онытмагыз! Ни генә дисәң дә, өйнең яме, ашның тәме, ир-атның бәхете хатын-кыздан тора бит!
Ә хатын-кызлар үзләре 8 март бәйрәменнән нәрсә көтә соң? Әйдәгез, бу турыда үзләреннән сорыйк әле.
Алисә, 21 яшь:
-Мин романтик кеше, материалист түгел. Шуңа күрә егеттән дә оригиналь, романтик рухтагы, шаккаттыра торган бүләк көтәм. Тик шунысы бар, егет миңа кыйбатлы бүләк бирсә, мин аңа үземне бурычлы итеп тоя башлыйм, уңайсызланам. Шуңа күрә, әлеге бәйрәмдә минем өчен иң зур бүләк ул игътибар булыр иде. Бәйрәм итәр өчен икәү бергә театрга, кинога бару, тимераякта, чаңгыда шуу һәм башкалар онытылмаслык истәлекләр калдырачак. Әлбәттә инде, һәр кызга хас булганча, чәчәкләрне дә, аеруча күк чәчәкне бик яратам. Ә менә чүлмәктә гөл бүләк итсәләр, миннән дә бәхетлерәк кеше булмаячак. Чәчәкләр шиңсә, гөлләр әле озак өйнең күрке булып, хатирәләрне яңартып, күңелне җылытып торачаклар.
Наталья, 32 яшь:
- Бәйрәм көнне миңа яраткан ирем һичшиксез чәчәкләр бүләк итә. 8 мартка иң яраткан чәчәкләрем-ул лалә чәчәкләре. Улым аппликация бүләк итте, кызым да үз куллары белән ясалган бүләк бирер дип уйлыйм. Ә иртә белән мине һәрвакыттагыча бәйрәмчә иртәнге аш көтәр дип ышанам. Кичке түгел, нәкъ менә иртәнге аш. Көне буе язгы бәйрәмчә кәеф булсын өчен!
Фирүзә, 40 яшь:
-Хатын-кызлар көненә, минем өчен, иң матур бүләк-ул ак розалар. Шулай ук иртән торуыңа ирең яки балаларың иртәнге ашны үзенчәлекле итеп әзерләсә дә, бу алар тарафыннан үзгә бер игътибар, хөрмәт күрсәтү булыр иде.
Тәнзилә, 50 яшь:
-Яз минем өчен бик тә үзенчәлекле ай. Язгы кояш карый башлау белән күңелләр күтәрелә, тормыш тагын да гүзәлрәк тоела башлый. Яшермим, тормышта авырлыклар, югалтулар чоры да булды. Ләкин мин һәрвакытта барысының да яхшы якка үзгәрәчәгенә ышандым. Һәм бу юкка гына булмаган. Минем йөрәгем мәхәббәт белән тулы. 8 мартта янымда яшәешемә мәгънә бирүче балаларым, яраткан кешем, һәм әлбәттә, бүләкләр, романтик кичке аш булачак. Шунысын ачык беләм: алар боларның барысын да чын күңелдән эшлиләр. Мин бәхетле, ә бу-тормышта иң мөһиме!
Марсилә апа, 71 яшь:
-Якыннарыңа игътибар бәйрәм көнне генә түгел, башка көннәрдә дә булырга тиеш. Әмма 8 март башка гади көннәрдән аерылып тора бит. Мин бу көндә балаларымнан, тормыш иптәшемнән игътибар көтәм. Безгә өлкән кешеләргә хәзер күп кирәкми. Ходай булган бәхетебездән: сәламәтлектән, тигезлектән аермасын. Ә бүләккә килгәндә, балаларым бу көнне яныма җыелсалар, оныкларым үз куллары белән берәр матур рәсем ясап бирсәләр, миннән дә бәхетле кеше булмаячак.
Сиринә МӨХӘММӘТҖАНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев