Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең районга 95 ел

Татьяна Караганова :"Хисләнеп, күз яшьләре белән яздым, болар барысы да йөрәк аша кичерелгән вакыйгалар"

Балык Бистәсе төзелү тарихы бик кызыклы. Ул хәрби утрау буларак барлыкка килә.

XVI гасырда монда сак каланчасы төзелә, аның янәшәсендә кешеләр яши торган җирлек барлыкка килә. Аларның  кайберләре балыкчылык белән шөгыльләнә. Профессионал эшмәкәр Юрий һәм Татьяна Карагановлар җитәкчелек иткән «Круг» җәмгыяте коллективы тырышлыгы белән балыкчылык тармагы  бүгенге көнгә кадәр сакланып килә. 
Бу гаилә пары дистә еллар дәвамында балыкчыларны эш белән тәэмин итәләр, балык тоту белән генә түгел, Кама балыгын үрчетү белән дә шөгыльләнәләр, район, республика һәм башка төбәк халкын балык продукциясе белән тәэмин итәләр.  Ирле-хатынлы Карагановларның һөнәри эшчәнлекләре, табигатебезнең сокландыргыч матурлыгы турындагы әңгәмәләре дә гаҗәп кызыклы. 
Татьяна Владимировна үзенең эш урынында балык тоту белән бәйле китаплар, кул эшләнмәләреннән музей булдырган. Анда Алабуга, Бөек Новгород, Калининград, Самара, Вологда, Мәскәү, Владимир шәһәрләрендә рәсем осталары иҗат иткән, Санкт Петербургтан килгән туристлар бүләк иткән, якташыбыз Анна Кильянова, кызы Олеся чиккән, үзе алмаз мозаикасыннан эшләгән рәсемнәр дә бар. Узган гасырның 30нчы һәм 60нчы елларында Кама күренеше тарихи кыйммәткә ия. Аларның берсен ул тарихчы Нурулла Гариф бүләк иткән фоторәсемнәр буенча ясаган, икенчесендә Балык Бистәсендәге иске чиркәүне һәм ике катлы пристаньны күрергә мөмкин.  
Татьяна Владимировна Россиянең күп кенә шәһәрләрендә булган, илебезне  аркылыга буйга гизгән кеше.  Нинди генә шәһәрдә булмасын, һәрвакыт изге урыннарга бару мөмкинлеге  таба. Һәр сәфәр турындагы хатирә  фоторәсемнәрдә сакланып калган.    
Фотога кечкенәдән төшерергә ярата ул. Моңа үзвакытында газетада фотокорреспондент булып эшләгән  әтисеннән өйрәнгән.  
 Гомер буе ул фотоаппараты белән аерылмый. Кама елгасы ярында урнашкан йортларыннан чыгуга, аның алдында гаҗәеп пейзажлар ачыла һәм ул аларны фотога төшерергә ашыга. Бүген ул район халкына һәм кунакларына Балык Бистәсенең тукымадан ясалган фотосурәтләрен тәкъдим итә. Әле бу аның бердәнбер мавыгуы түгел. Бизнес алып бару өчен күп вакыт һәм көч сарыф итүенә карамастан, ул һәрвакыт яраткан шөгыленә вакыт таба. Эштән соң өйдә кичләр белән макраме, бәйләү, рәсем ясау, алмаз мозаикасы белән шөгыльләнә.  Төрле гөлләр һәм чәчәкләр үстерү аңа  дөнья мәшәкатьләреннән онытылып торырга булыша.
Татьяна Владимировнаның рухи үсеш юлы катлаулы. Бу хакта ул әле күптән түгел генә дөнья күргән «Неоконченная исповедь прихожанки» китабында тасвирлый.
Ул бер сулышта укыла. Автор үзенең дингә килү юлы, кичерешләре һәм аның белән булган могҗизалы вакыйгалар турында сөйли.
– Хисләнеп, күз яшьләре белән яздым, болар барысы да йөрәк аша кичерелгән вакыйгалар, - дип хисләре белән уртаклаша Татьяна Владимировна.   - Ходайга ышану тормышыма, дөньяга мөнәсәбәтемне үзгәртте, тормышта барысы да очраклы түгеллеген белдерде. Без үз язмышыбызның хуҗалары, барасы юлны үзебез сайлыйбыз, шул ук вакытта без һәрвакыт Ходайга мөрәҗәгать итә алабыз. Догалар аша сәламәтләнү килә. Чөнки сырхаулар безгә үз тормышыбызга башка күзлектән  карау һәм аны үзгәртү өчен бирелә. Ходайга ышану могҗизалар тудыра.
Бервакыт Пасха төнендә көчле давыл узды, зур боз катламнары ярга чыкты, мин аларны фотога төшердем. Йөрәгемнең еш тибә башлавын сиздем. Күккә карагач, мин гаҗәеп күренешкә тап булдым.  Болытларда мин кулларына улын тоткан Богородица силуэтын күрдем. Ике фәрештә, хачлар кебек фигураларны, күктән тере карашлар күрергә туры килде. Бу могҗизалы күренешләр, югары көчләрнең барлыгы турында сөйли. Әйткәннәрне раслап,   Татьяна Владимировна китапның битләрен ачып, миңа әлеге сурәтләрне күрсәтә.
Аның китабы элекке гыйбадәтханә урынында (ул 1783 елда мәхәллә кешеләре акчасына төзелгән һәм Казан Изге Ана иконасы исемен йөрткән) чиркәү төзелеше турындагы язмадан башлана. 2001 нче елда район башлыгы Равил Хәйруллиннан рөхсәт алгач Юрий Караганов һәм Евгений Лылов гаиләләре үз акчаларына Георгий Караев эскизы буенча Вифлеем йолдызчыгын чагылдырган сигез кырлы гыйбадәтханә төзергә керешәләр. Район башлыгы һәм халык катнашында Анатыш авылында Богоявление чиркәве рухание Александр Маслов тарафыннан агач хач изгеләндерелгән һәм Иске гыйбадәтханәнең алтаре урынында урнаштырылган. Бу Балык Бистәсе һәм тулаем район тормышында әһәмиятле вакыйга була. 
Сугыш алды елларында иске чиркәү ябылганнан соң Казан Изге Ана иконасы югала. Аның кабат табылу һәм кайтару тарихы кызыклы. Әлеге изге  икона 2005 елның 21 июнендә гыйбадәтханәнең яңа бинасында урын ала һәм вакыт узу белән реставрацияләнә.
Казан Изге Ана иконасы хөрмәтенә аталган гыйбадәтханәне төзеп бетергәч, православие динендәгеләр бирегә шатлык һәм хәсрәт минутларында дога кылырга килә башладылар. Дини бәйрәмнәр вакытында биредә кыңгыраулар чыңы тарала, дин тотучыларны чиркәүгә чакыра.  
Чиркәү төзелешендә катнашу - изге гамәл, зур бәхет.  Ә аны төзеткән кеше икеләтә бәхетле. Чөнки чиркәү гасырлар буена, күп буыннар өчен төзелә. Карагановлар һәм Лыловлар гаиләләре балыкбистәлеләргә Ходай белән яшәү бәхетен кире кайтарып, хәзер аңа һәрдаим ярдәм күрсәтеп торалар.

Китап презентациясе
29 март көнне якшәмбе мәктәбендә Татьяна Владимировна Караганованың «Неоконченная исповедь прихожанки» дигән китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Очрашуга Балык Бистәсе Изге Ана Казан иконасы гыйбадәтханә настоятеле иерей Александр Габитов белән анакай Татьяна һәм мәхәллә кешеләре килде. Башта барысы да дога укыдылар. Татьяна Владимировна тышлыгы матур итеп бизәлгән үз китабын тәкъдим итте. 
 - Мин аны 2007 елның 7 гыйнварында, Раштуа бәйрәмендә яза башладым.  - Башта совет чорында җимерелгән урында чиркәү төзергә алынганны, вакыйгаларны элекке елъязмачылар кебек сурәтләргә теләдем.  Китапны "Барысы да нәрсәдән башланды"дип атадым. Ул вакытта без әле дингә килмәгән идек, мин әле догалар, изгеләр тормышы, православие, мөһим чиркәү вакыйгалары турында белми идем. Китап гыйбадәтханә төзелеше, аны яктырту, гыйбадәтханәдә хезмәт итү ничек башлануы, православие бәйрәмнәрен ничек үткәрүләре, дин юлына баскач безнең дөньяга карашыбыз, безгә төрле вакыйгаларга күз ача торган өлешләрдән тора. 
Әкренләп мин тормышыбызда диннең, Ходай ярдәменең һәм тормышыбызда очраклы булмаган вакыйгаларның ни дәрәҗәдә зур әһәмияткә ия булуын сизә башладым. Болар барысы да мине тормышыбыз турында фәлсәфи фикерләргә китерде. Аннары тагын язмалар өстәдем, төзәтмәләр керттем», – диде ул.
Атакай Александр һәм анакай Татьяна  Татьяна Владимировнага рәхмәтләрен җиткерделәр һәм аңа изге князь Владимир турында һәм протоиерей Андрей Ткачевның вәгазьләр китабын бүләк иттеләр. Ә Татьяна Владимировна чарада катнашучыларның барысына да үз китапларын бүләк итте.
Китаплар яхшы итеп бизәлгән һәм басылган, фоторәсемнәр матур, хикәяләрнең исемнәре иске рус шрифты белән язылган. Хикәяләрнең эчтәлеге һәм фотосурәтләргә бирелгән аңлатмалар барысы да авылдашларының үткән вакыйгалары, изге урыннарга сәяхәт итүләре турында бик җанлы сөйли. Китап җиңел укыла, әйтерсең лә, бар нәрсәне күңелдән кичерәбез. Китапның текстын Татьяна Владимировна үзе компьютерда туплаган, матбугат өчен текст версткасында катнашкан. Бу 15 еллык зур хезмәт. Без барыбыз да бу кызыклы китап өчен рәхмәтле, ул балыкбистәлеләр тормышы турындагы истәлек булып калачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса