Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең районга 95 ел

Оренбург шәлчеләре Күгәрчен авылында кунакта

Мамык шәлемне башыма ябып юлга чыктым.

 Бит очларымны кышкы салкын чеметеп, әче җилләр җиң очларыннан кереп уйнакласа да, шәл җылысы җанымны җылыта сыман. Хәер, мине генәме соң, Күгәрчен халкы бәйләгән шәлләр илебезнең төрле почмакларында яшәүче күпме хатын-кызларыбызны, әби-апаларыбызны зәмһәрир суыклардан саклаган, җылысы исә күңелләрдән-күңелләргә күчкән...

 Шәл диюгә күз алдыма җиделе лампа яктысында кич утырып җеп эрләгән, бияләй, оекбашлар белән беррәттән, шәл бәйләгән әниләребез килә. Авыр эштән бирчәләнгән куллары арып талса да көндәлек тормышта үзләренә азмы-күпме файда булыр дип шушы һөнәргә керешкән алар. Шулай итеп бер гасырлык тарихны үз эченә алган шәл бәйләү һөнәре буыннардан-буыннарга күчеп бүгенгәчә килеп җиткән. Әле дә уңган кызларыбыз кулында инәләр бии, идәннәрдә йомшак мамык йомгаклар тәгәри...

Узган атнада Күгәрчен авылы мәдәният йортында «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова җитәкчелегендә Оренбург өлкәсеннән килгән кунаклар белән очрашу булып үтте. Кунакларның да кемнәре диген – “Оренбург шәлчеләре” предприятиесе директоры, өлкәнең «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Альбина Фаил кызы Әбсәламова, Сарман районының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Миләүшә Гамирова күгәрченлеләрнең шәл бәйләү тәҗрибәсен күңелләренә салыр өчен ерактан килгәннәр.

Ә Күгәрчен халкы сыната торганнардан түгелләр. Әнә, мәдәният йортының фойесында мамык шәлләрдән гаҗәеп матур күргәзмә куелган. Биредә берсеннән-берсе асыл өчпочмаклы косынкалар, дүртпочмаклы зур шәлләр янәшәсендә мамыктан бәйләнгән бияләй, оекбашлар да урын алган. Шунда ук эш кораллары –мамык аялау, җеп эрләү өчен каба, орчык, шулай ук хәзерге вакытта электр белән эшләүгә корылган эрләү техникасы да бар. Икенче бер күргәзмә өстәлендә исә татар халкының милли ризыклары куелган. Болар халкыбызның тырыш, эшчән булуы белән беррәттән, кунакчыллыгын да күрсәтә.

Балык Бистәсенең челтәр үрүчеләр белән танылуы беркемгә дә сер түгел. Әлеге түгәрәк эшчәнлеген җитәкләгән Рәмзия Фәттахова бирегә нәфис җепләрдән үрелгән челтәрләрен, төсле сәйләннәрдән тезеп бизәлгән калфакларын алып килгән.

 

Фәрвәз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса