Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Гамәлләре яши мәңгегә

    Узган гасырның 70 нче елларында белемле, хезмәт сөючән, бар яктан да актив булган кадрлар иң элек КПСС район комитеты аппаратында сынау үттеләр.

    Фидакарь хезмәте белән район тарихында  тирән эзен калдырган Мидхәт Фәсхетдиновны тыныч кына мәктәптә  балаларга белем биреп йөргән җиреннән район комитетына эшкә чакыртып алалар. Менә шуннан соң инде һәр ике-өч ел саен диярлек гаиләсе белән ул төрле авылларга күченеп йөреп, һәр төбәктә үзеннән соң сокланып искә алырлык күркәм эшләрен калдыра алды. Аның белән танышуыбыз  элек Каз. Чаллы авылындагы “Победа” колхозында кызу язгы кыр эшләре чорында механизаторлар белән аралашкан вакытта башланып киткән иде. Аннары аның белән якыннанрак Балыклы Чүкәй авылының “Гигант” колхозында   партия оешмасы секретаре булып эшләгән елларында булды. Районыбызның данлыклы колхозын ул вакытларда ук республикабыз күләмендә мактаулы җитәкче Сөләйман Хәмәдияров җитәкләде. Биредә берничә ел абыем Әдһәм Аметов та партком секретаре булып эшләгәнлектән элек тә анда еш булырга туры килгәләде. Аннан соңрак эшкә килгән  Мидхәт Минһаҗ улы мине һәр очрашуыбызда Крәшен Казысы һәм Иске Арыш авылларына алып барып данлыклы терлекчеләре белән очраштыра торган булды. Ул хезмәт кешесенең авыр тармакта хезмәт куюын һәм күпләрне сокландырырлык итеп уңышларга ирешүен бәяли, эш кешесен чын күңеленнән хөрмәтли  белә иде. Бу вакытларда монда һәр елда диярлек яңа терлекчелек биналары да күп калкып чыкты, искеләренә капиталь ремонт үткәрелде. Ит һәм сөт продуктларын җитештерүдә  гигантлылар һәрвакыт районда алдынгылар сафында булдылар.  Нәтиҗәдә партия оешмасы эшчәнлеге дә макталды, данга күмелде. Дан дигәннән, шул чорда колхоз Бөтенсоюз социалистик ярышында җиңеп чыгып КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советының Күчмә Кызыл байрагына лаек булды. Бу мәртәбәле бүләкне колхозга КПСС  өлкә комитетының ул вакыттагы беренче секретаре Гомәр Усманов тапшырырга тиеш иде. Җитдирәк сәбәпләр килеп чыккандыр күрәсең, тантанага ул килә алмады. Шуңа мәртәбәле бүләкне авылның элеккеге агач клубында тантаналы төстә КПСС райкомының беренче секретаре Василий Яковлевич Корнеев тапшырды. Без анда баш мөхәрриребез Харис абый Әшрәфҗанов белән катнаштык. (тулысынча газетадан укый аласыз)

    Идрис Аметов 
     
      
                                 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама