Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең районга 95 ел

Эшем - горурлыгым, гаиләм - тормышым нигезе

Кайсы гына шәһәр, район һәм авылны алсак та, аларның йөзе, төп бай- лыгы - хезмәт сөючән кешеләре.

Быел үзенең 95 еллыгын билгеләп үтүче Татарстан Респу- бликасы Балык Бистәсе районының да горурлыгы – беренче чиратта, биредә яшәүче тырыш халкы. Сүзем шуларның берсе - районда сокланырлык итеп көн иткән, эштә дә, гаиләдә дә һәръяклап үрнәк Рәис Рәшит улы Гыймадиев турында. Ул татар халкына хас булганча, максатчан, үҗәт, түзем, туган төбәге, гаиләсе һәм үз эшен яратучы кебек күркәм сыйфатлар иясе. Гомер буе гаиләдә - үрнәк гаилә башлыгы булырга, эшендә - үз хезмәтен төгәл, җиренә җиткереп эшләүче хезмәткәр булырга омтыла. Гаилә һәм эш аның биографиясендә икесе дә бер-берсен тулыландырып тора. Һәр иртә сөенеп эшкә барыр, тынычлап, күңел биреп эшли алыр өчен гаиләңдә тынычлык, иминлек булырга тиешлеген ул гомер буе аңлап, үтәп яши. Аның бүгенге көндә дә эшеннән тәм, ләззәт табып эшләвеннән, максатына ирешкәнен аңлыйсың. Ул үрләр яулый, дәрәҗәләргә ирешә, хезмәттәшләре, җитәкчеләре ихтирамын казана. Тормыш тәҗрибәсе белән ул кечкенәдән эшкә өйрәнеп, башкаларның хезмәтенә хөрмәт белән караган балалары гына түгел, киңәш сорап килгән һәр кеше белән бүлешә. Күптән түгел «Балык Бистәсе агротехника техникумы» укучылары белән очрашуда да ул үзенең тормышы белән таныштырды: «Туган авылым Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында 1958 елда тудым, 10 классны шунда тәмамлаганнан соң армия хезмәтенә алындым. Германиядә танкист булып хезмәтемне тәмамлап, туган авылыма кайттым да авылда слесарь булып эшкә кердем. Авылга кайтып эшкә урнашуым юкка түгел иде. Авылымны сагынып кайттым. Бераз эшләгәннән соң белем алырга, укырга кирәклеген аңладым һәм Казан шәһәрендә машина йөртүчеләр әзерли торган уку йортына киттем. Таныклык алганнан соң кабат авылыма кайттым. Авылда миңа иске генә ГАЗ-51 машинасын бирделәр, шуны төзәтеп, чәчү һәм урып-җыю вакытларында, ындыр табагында эшкә, кырга механизаторларга аш чыгаруга куйдылар. Иске дип тормадым, машинамны гел төзәтеп, рәтләп тордым. Аннан өйләнеп, 1980 елда гаиләм белән район үзәгенә күчендек һәм «Сельхозхимия» оешмасына эшкә кердем. Анда миңа тагын иске генә, тотылган ЗИЛ машинасын бирделәр. Мин аны бик яхшылап карадым. Машинада эшләү теләгем зур булды. Шушы машинаны әйбәтләп төзәттем һәм бик күп еллар шушы ЗИЛда эшләдем. Аннан оешмага КамАЗ машиналары кайта башлады. Шул вакытта миңа да яңа КамАЗ машинасы бирделәр. Прицеп тагып эшлим. Прицеп тагып эшләү бик җаваплы, юлларда, борылышларда икеләтә игътибар сорый. Тормыш иптәшем белән өч бала тәрбияләп үстердек. Олы улым «Балык Бистәсе агротехника техникумы»н тәмамлады, аннан соң югары белемне КАИда алды, бүгенге көндә үз гаиләсе белән Казан шәһәрендә яшиләр. Уртанчы улым да машина йөртүче таныклыгын алды, Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлады. Бүгенгесе көндә төзүчелек өлкәсендә эшли. Кайда гына эшләсәләр дә минем үрнәктә хезмәттән ямь һәм тәм табып эшлиләр. Икешәр бала үстерәләр. Кызым юрист һөнәрен сайлады, яңа укып бетерде. Хуҗалыгыбызда элегрәк маллар күп тота идек. Бик күп вакыт юлда булганга әнисе балалар белән тормышны алып бара иделәр. Балаларга тәрбия бирү күбрәк хатыным җилкәсендә булды. Тырыш хезмәтемне бәяләп күп тапкырлар район башлыгы исеменнән мактау кәгазьләре, үз оешма җитәкчеләреннән дипломнар алдым. Авариясез йөргән өчен значок, урып-җыюда алдынгы урынны алган өчен медальләр белән бүләкләделәр. Кадерле бүләкләр арасында – республикабызның беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев кулыннан алган истәлекле кул сәгате. Яшьләр сезгә дә әйтер сүзем шул – тормышта һәм юлда йөргән чакта тырыш, сабыр, игътибарлы булыгыз. Арган чакта ял итеп алыгыз, спиртлы эчемлекләрдән ерак булыгыз, яхшыга илтә торган әйбер түгел, аннан гел ерак булыгыз», - дип сөйләде ул. 40 ел руль артында Рәис Гыймадиев. Татарстан буенча шәһәр һәм районнарыннан күпме чакрым үтелгәнен үзе дә төгәл әйтә алмас, чөнки алар бихисап. Яшьләргә булдыра алганча аңлаешлы телдә тормышны, гаиләне, эшеңне яратырга кирәклеген аңлатырга тырышты ул. Очрашуда катнашкан Татарстан Республикасы мөслимәләр берлегенең Балык Бистәсе филиалы җитәкчесе Иделия Мәхмүтова әлеге гаиләне яхшы белүче кеше буларак, теникум укучыларына Рәис Гыймадиев турында фикерләрен җ и т к е р г ә н д ә , а н ы ң уңышларының нигезендә – гаилә икәнлеген тагын бер ассызыклап: «Гаиләдә татулык, тырышлык, аңлашу булмаса, мондый уңышларга ирешеп булмый» - диде. Тормыш иптәше Резидә ханым турында Гыймадиев: «Ир хатынына, хатыны иренә ярдәм итеп яшәргә тиеш, шулай булганда гына уңасың. Безнең мисалда бу ачык чагыла. Өйдәге тәртипне тота белә ул. Иртән чәен ясап, ашын җылытып, кирәк чакта термоска тутырып юлга эшкә озатып кала, кичен елмаеп каршы ала. Өйдә эш күп, балалар Казанга укырга киткәнче, алар белән кулдан килгәнчә эшлиләр. Балалар белән мин кайтканчы мал-туарны карап, туйдырып куялар иде. Бакча эшләре дә әнисе һәм балалар өстендә булды. Эштән кайттым дип беркайчан ял итергә ашыкмадым, малайлар белән хуҗалык эшенә чумдым. Малтуар күп булгач эш җитәрлек иде. Бүген дә тик тормыйбыз, хезмәттән тәм табабыз. Балалар шуңа да хезмәт сөючән булып үстеләр, үз гаиләләре белән матур итеп тормыш итәләр Тормышта шулай барың бергә иңгә иң куеп, киңәшләшеп эшләгәндә генә җиңел була шул». Хезмәт кешене бизи дигән сүзне, бу очракта аерым бер гаиләгә багышлап әйтсәк бик тә туры килә. Тагын өстәп, хезмәт сөюче мондый үрнәк гаиләләр үзләре яшәгән җирлекнең, бу очракта Балык Бистәсе районының, асыл ташы, матур бизәге булып тора дип әйтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса