Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең районга 95 ел

Балык Бистәсендә «Барлык кыйммәтләрнең таҗы - гаилә» дигән яңа партия проекты эшли башлады

«Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе карары нигезендә 2022 елда безнең районда «Барлык кыйммәтләрнең  таҗы– гаилә» дигән яңа партия проекты эшли башлады.

Аның кысаларында, шулай ук Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел һәм Балык Бистәсе районы оешуга 95 ел тулу уңаеннан чарага Балык Бистәсе һәм Алексеевск, Лаеш, Питрәч, Саба районнарыннан күп балалы гаиләләр чакырылган иде.
Район башлыгы Илдар Таҗетдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин, муниципаль район депутаты Айрат Сафин, якташыбыз, Казан хәйрия фонды вәкиле Мансур Хашимов спонсорлык ярдәме, «Бердәм Россия» партиясе башкарма комитетының җирле бүлекчәсе, яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм, мәдәният, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре булышлыгы белән кызыклы һәм бай эчтәлекле программа төзелде. Аны тормышка ашыруда район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, шулай ук «Бердәм Россия»нең «Яшь Гвардия» иҗтимагый оешмасы активистлары-волонтерлары - агротехника техникумы укучылары зур ярдәм күрсәттеләр. 
Әлеге проект кысаларында оештырылган «Гаиләнең рухи-әхлакый кыйммәтләре» зона семинары 140 еллык тарихлы, архитектура һәйкәле, төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булган Олы Елга мәчетендә башланды.  Башта килгән кунакларны кайнар чәй, тәм-том  белән сыйладылар. 
 Авыл тарихы музее мөдире Хәтимә Солтанова авыл тарихы, мәчет турында сөйләде һәм сүзне район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗановага бирде.
- Партия проекты кысаларында төрле юнәлешләрдә эш алып барыла. Гаилә ???безнең игътибар үзәгендә.   Чөнки гаилә-кеше тормышында иң мөһиме.  Авыр минутларда һәм шатлыкта кеше гаиләгә килә, якыннары белән уртаклаша. Балаларны тәрбияләүдә янә гаиләнең роле бәяләп бетергесез. Бу теманы юкка гына күтәрмәдек. Районда 50, 60, 70 ел бергә гомер иткән парлар күп. Без аларны хөрмәтлибез, яшьләргә үрнәк итеп куябыз. Шулай ук бүген Россия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итүче егетләрне тәрбияләгән гаиләләрне дә хөрмәтлибез, - диде ул, район җитәкчелеге исеменнән килгән кунакларны сәламләп.
Район мөхтәсибе Рамазан хәзрәт үзенең чыгышын дога укудан башлады. Ул билгеләп үткәнчә, Идел буе Болгары тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу ил Президенты Владимир Путин карары белән федераль дәрәҗәдә билгеләп үтелүе, әлеге мәчетне реставрациядән соң ачуда республика Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы безнең өчен зур горурлык. Аның чыгышы «Ислам кыйммәте» темасына багышланган иде.  Сорауларына дөрес җавап бирүчеләргә китаплар тапшырды, ә барлык катнашучыларга тәсбих бүләк итте. Мәчет имамы Таһир хәзрәт Гайнетдинов авылда мәхәллә барлыкка килү тарихы турында сөйләде.
Мәчеттә балаларга һәм хатын-кызларга дин нигезләрен авыл абыстае Разыя Шакирҗанова өйрәтә. Ул ата-аналарга балаларны дин кануннары буенча яшәргә өйрәтергә кирәклеге турында сөйләде.

Күргәзмәдә катнашучылар игътибарын кулдан эшләнгән намазлык һәм борынгы шамаил  җәлеп итте.
Разыя абыстай гаиләләргә үзе әзерләгән бүләкләр тапшырды.

Данлы җир - шөһрәтле халык
Олы Елга мәктәбендә кунакларны җырлар белән каршы алдылар. Әти-әниләр балалар белән әйлән-бәйлән уйнадылар, биеделәр.
Мәктәп директоры Гөлнур Миңнегалиева  белдерүенчә мәктәптә 88 укучы белем ала. Мәктәпнең филиалы булган  Тулуш мәктәбендә 15 бала укый. Балаларга 18 югары квалификацияле укытучы белем бирә.
 Укучылар районның 95 еллыгына багышланган «Эхо веков в истории семьи - тарихта без эзлебез» дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция әзерләгәннәр. Мәдәният йортының «Асылъяр» балалар фольклор коллективы безнең район традицияләренә нигезләнгән җыр уенын күрсәтте. «Иске Казан түгәрәк уены» фестивале лауреаты Әлфия Абдуллина мөнәҗәт әйтте.
Мәктәп залында өстәмә белем бирү педагоглары ата-аналар һәм балалар өчен коклюшкаларда беләзекләр үрү, шамаилләр, тиредән брошкалар ясау буенча мастер-класслар үткәрделәр. Биредә әниләр һәм әтиләр балалар белән берлектә бик теләп катнаштылар.
Лилия Токранова җитәкчелегендәге «Слобода» кафесында кызлар семинарда катнашучыларга тәмле ризыклар әзерләделәр.
Балык Бистәсе туган якны өйрәнү музее директоры Гөлфия Гарипова һәм кече фәнни хезмәткәр  Любовь Ахунова борынгы заманнардан башлап безнең район тарихы турында кызыклы экскурсия үткәрделәр.
Ислам мәдәниятенә багышланган почмакны күрсәттеләр, борынгы әби-бабаларыбыз кулланган өй җиһазлары, сынлы сәнгать музеенда саклана торган әйберләр, зәркән бизәнү әйберләренең Мәскәүдә күргәзмәгә куелуы турында сөйләделәр. Шулай ук Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан әзерләнгән күргәзмә, Бөек Ватан сугышы чорында, балыкбистәлеләрнең тормышы, герой-якташларыбыз турындагы әсбаплар да үзенә җәлеп итте. Семинар программасына балалар сәнгать мәктәбенә бару да кертелгән иде. Кунаклар сынлы сәнгать бүлегенең эше белән таныштылар. Директор Эльгина Кәримуллина һәм Фәния Якупова сәнгать остаханәсендә балаларның графика, рәсем сәнгате, декоратив-гамәли сәнгать белән шөгыльләнүләре турында киң тукталып сөйләде. Стенада укучыларның диплом эшләре урын алган.
Семинарда катнашучыларның игътибарын тукымадан эшләнгән сәнгать эшләре җәлеп итте. Фәния Хөрмәтулла кызы үзенең авторлык эшен - Габдулла Тукай иҗатына багышланган китабын күрсәтте. 
Татарстан Республикасы мөслимәләр берлеге иҗтимагый оешмасының Балык Бистәсе филиалы җитәкчесе Иделия Мәхмүтова Кече Әшнәк, Күгәрчен, Яңа Арыш, Балык Бистәсе һәм Теләче районы авыл кешеләре тарафыннан ясалган шамаилләр күргәзмәсен әзерләгән иде.
Соңыннан барлык кунакларга  «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе тарафыннан әзерләнгән истәлекле бүләкләр, фотолар тапшырылды. Аннары Чулман яр буе паркына экскурсия булды.
Барлык катнашучылар да бу чарадан канәгать калдылар һәм Балык Бистәсе җирендә җылы кунакчыллыклары өчен семинарны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X